+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомумдәүләт проектлары
26 гыйнвар 2020, 22:42

Яңа Мәдәният йорты ачылды

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Салават районының Мөрсәлим авылында яңа Мәдәният йорты ачылды.

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Салават районының Мөрсәлим авылында яңа Мәдәният йорты ачылды.
Салават районының мәдәният бүлеге җитәкчсе Илнур Вәлиев әйтүенчә, бу вакыйга авыл халкы өчен күптән көтелгән бәйрәм буларак кабул ителде.
Моңа кадәр авылда 1885 елда төзелгән, искергән һәм ремонт таләп ителгән клуб булган.
700 квадрат метр мәйданлы, 200 урынлык заллы яңа Мәдәният йорты музыкаль, яктылык, мультимедиа җиһазлары һәм мебель белән тәэмин ителгән. Биредә түгәрәкләр, иҗади коллективлар, китапханә эшләячәк. Мәдәният учреждениесендә һәр яшьтәге авыл кешесе матур ял итә алачак.
Мәдәният йортын тантаналы ачудан соң Мәдәният йорты буйлап экскурсия оештырылды, милли ашлар белән чәй эчелде һәм, әлбәттә, концерт чаралары

Автор: Ләйсән Якупова
Фото: m.gazeta
Читайте нас: