+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомумдәүләт проектлары
27 гыйнвар 2020, 10:05

Быел республикада гомумдәүләт проекты чикләрендә ике яңа мәдәният йорты төзелә

Зилаирда һәм Илеш районының Ябалак авылында быел ике яңа мәдәният объекты төзелә. Төзелешкә акча «Мәдәният» гомумдәүләт проекты чикләрендә бүленде.

Зилаирда һәм Илеш районының Ябалак авылында быел ике яңа мәдәният объекты төзелә. Төзелешкә акча «Мәдәният» гомумдәүләт проекты чикләрендә бүленде. Бу хакта «Бердәм Русия»нең төбәк башкарма комитетында шушы гомумдәүләт проекты үтәүне контрольдә тоту буенча эш төркеме утырышында Башкортстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина хәбәр итте.
Программа яңа объектлар төзүне һәм булганнарын ремонтлауны күз уңында тота. Шулай итеп, 2019 елда милли проектка Башкортстаннан биш мәдәният учреждениесе керде. Салават районының Мөрсәлим авылында яңа клуб салынды, Түбән Кыйгы авылында заманча кинозал ачылды, Дуван һәм Бөрҗән районнарында — реновация, Миякә районында капиталь ремонт үткәрелде.
«Әле төбәк проектларының 2020 елга паспортлары раслана. Зилаирда һәм Илеш районының Ябалак авылында яңа объектлар төзелә. Яңартылырга тиешле объектлар турында мәгълумат соңрак билгеле була», — дип билгеләде Наталья Лапшина.
Чыганак: http://www.bashinform.ru/bash/1405499/
Фото: Олег Яровиков.
Читайте нас: