+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомумдәүләт проектлары
12 февраль 2020, 13:02

Шәһәр матурлана, юллар төзекләнә

Владимир Путинның май указы белән расланган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты Башкортстанда заманча, уңайлы һәм ышанычлы транспорт инфраструктурасын булдырырга мөмкинлек бирә.

Владимир Путинның май указы белән расланган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты Башкортстанда заманча, уңайлы һәм ышанычлы транспорт инфраструктурасын булдырырга мөмкинлек бирә.


Уфада гомумдәүләт проекты “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” өстенлекле проектына алмашка килде. Соңгы өч елда республикабыз башкаласында 190 километрлык урам-юл челтәренең 114 объекты ремонтланды.

Алдагы көннәрдә 22 юл участогын төзекләндерергә планлаштырыла. Уфа - Нагаево автомобиль юлында Бородинская урамыннан М-5 “Урал” автомобиль юлына кадәр ремонт башкарылачак. Эшләр 2020-21 елларга исәпләнгән. Объектлар исемлегенә Академик Королев, Ветошников, Красин, Левитан, Мәҗит Гафури, Новоженов, Нехаев һәм башка урамнар кергән.

Гомумдәүләт проекты кысаларында Галимҗан Ибраһимов һәм Һәдия Дәүләтшина бульварлары, Шәфиев, Парк, Һалле шәһәре урамнары, Октябрь проспектыннан Комсомол урамына кадәр юлларга капиталь ремонт каралган.
2019 елда башланган эшләр дә дәвам итә, болар – Агыйдел аша күпер салу, Комсомол һәм 8 Март урамнары реконструкциясе, Мостай Кәрим урамына капиталь ремонт ясау.
Автор: Ләйсән Якупова.
Читайте нас: