+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомумдәүләт проектлары
28 февраль 2020, 12:15

Төзелеш материаллары җитештерүчеләр Ташкент күргәзмәсендә катнаштылар

Башкорт төзелеш материаллары җитеш-терүчеләр Ташкентта үткән «Төзелеш – 2020» XXI Халыкара күргәзмәсендә катнашты, дип хәбәр иттеләр ВЭС Дәүләт комитетында.

Башкорт төзелеш материаллары җитеш-терүчеләр Ташкентта үткән «Төзелеш – 2020» XXI Халыкара күргәзмәсендә катнашты, дип хәбәр иттеләр ВЭС Дәүләт комитетында. Коллектив стендта базальтопластик һәм пыяла-пластик композит продукциясе, терраса тактасы, агач-полимер композит материаллар, агач һәм такта материаллар, диодлы яктырткычлар, җылыткычлар, интерьер өчен кирәк-яраклар тәкъдим ителде.
Күргәзмә кысаларында Башкортстанның экспорт потенциалы презентациясе булды.
«Эшкуарларның барлык чыгымнары да БР Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан финанслана. Оешмалар үз вәкилләренең командировка чыгымнарын гына түли. Башкортстан компанияләренең катнашуы «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын, «БРда экспортны үстерү» төбәк проектын, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды, - дип хәбәр иттеләр Дәүләт комитетында.
Фото: Госкомитет ВЭС
Читайте нас: