+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомумдәүләт проектлары
29 февраль 2020, 12:55

56 миллионнан артык сум проектларга

2020 елгы Президент грантларының беренче конкурсында Башкортстанның коммерциягә кармаган оешмаларының 57 проекты җиңүче булды.

2020 елгы Президент грантларының беренче конкурсында Башкортстанның коммерциягә кармаган оешмаларының 57 проекты җиңүче булды. Аларны тормышка ашыру өчен 56,3 млн. сум бүлеп биреләчәк. Чагыштыру өчен: 2019 елның беренче конкурсында БРның 38 коммерциягә карамаган оешмасы 44,8 млн.сум тәшкил итте.
Конкурска безнең республикадан барлыгы 386 проект бирелгән. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче конкурста җиңүчеләр саны буенча Башкортстан – икенче, откан грантлар суммасы буенча бишенче урынны алып тора.
Иң популяр грант юнәлешләре: граждан-нарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү һәм аларны яклау.
Мәсәлән, БРның «Сакчыл үсеш. Балалар белем бирү учреждениеләрендә иртә ярдәм күрсәтү хезмәте» проектын реализацияләү өчен «Содействие» инвалид балалар ата-аналарының төбәк җәмәгать оешмасы 5 млн сумга якын грант алды. Проект ярдәмендә авыр үсеш тайпылышлары булган сабыйлар балалар бакчаларына башкалар кебек үк йөри алачак.
БР Сугышчан сәнгать берлеге III Евразия сугыш сәнгате уеннарын үткәрүгә 2,9 млн сум акча алачак. Анда Русиянең 50дән артык төбәгеннән һәм Евразиянең кайбер илләреннән өч меңнән артык катнашучы киләчәк.
Проектларны гамәлгә ашыру 1 марттан башлана.
Читайте нас: