+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Демография буенча республиада хәлләр ничек?

Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Демография" гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.

Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Демография" гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.
Шул уңайдан республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин төбәктәге демографик вәзгыять турында хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, узган ел эчендә республикада үлүчеләр саны да, туучылар саны да кимегән. Халыкның табигый кимүе 7164 кеше тәшкил иткән.
- "90нчы еллар демографик чокыры"ның нәтиҗәләре туучылар саны кимүнең объектив сәбәбе булып тора, шуның нәтиҗәсендә актив бала табу яшендәге хатын-кызлар саны кими, шулай ук, балалар тууның түбән интенсивлыгы билгеләнә. Узган елның гыйнвар-декабрь айларында республикада 42 031 кеше туган, бу 2018 елга караганда 10,6 процентка кимрәк. Үлүчеләр саны 1245 кешегә кимегән. Ә башлангыч мәгълүматлар буенча сабыйлар үлеме күрсәткече 5,9 промилле тәшкил итте, - дип хәбәр итте ул ведомствоның киңәйтелгән коллегия утырышында.
Министр, шулай ук кан әйләнеше системасы авыруыннан үлүчеләр санының 10,1 процентка кимүен билгеләп үтте. Онкология авыруларын актив ачыклау буенча чаралар уздыру һәм онкология хезмәтенең нәтиҗәле эше яман шешләрдән үлемне 2,4 процентка киметүгә ирешергә мөмкинлек биргән.
Автор: Ример Насретдинов
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: