Муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреевның Бакалы авылында яшәүчеләр белән чираттагы очрашуы декабрь ахырында район Мәдәният сараенда булды. Һәркем үзен кызыксындырган сорау белән район хакимияте яки авыл биләмәсе башлыгына, хакимият башлыгы урынбасарларына, бүлекләр һәм комитетлар начальникларына мөрәҗәгать итә алды.
Очрашу Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.Н.Миронов чыгышыннан башланды, ул җыелучыларга төзекләндерү, урамнарны яктырту, милек салымнарының җыелуы һәм күп башка юнәлешләр буенча башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирде. Иван Николаевич киләсе елда дәвам ителәчәк һәм эшли башлаячак дәүләт программалары турында сөйләде, алар - “Уңайлы шәһәр мохите булдыру”, “Күпфатирлы йортларның подъездларын ремонтлау”, “Уңайлы башкорт ихатасы”. Аларда катнашып, ихаталар территорияләрен төзекләндерергә, балалар өчен уен зоналары җиһазларга, подъездларны ремонтларга һ.б. мөмкин.
Моннан тыш, хәл итүгә муниципалитетларның акчасы җитмәгән биләмә проблемаларын ачыклаучы һәм хәл итүче урындагы инициативаларны хуплау проекты, “Реаль эшләр”, “Безнең авыл” программалары эшләвен дәвам итәчәк. Алар - су белән тәэмин итү, авыл эчендә юллар, зур булмаган күперләр, мәдәният йортлары, урамнарны яктыртуда булган авырлыклар һәм биләмә вәкаләтләренә керүче башка мәсьәләләр. Әмма барлык бу программалар халыкның катнашлыгын, аның ягыннан проектның кушма финанслануын күзаллый.
Авыл биләмәсе башлыгы каты коммуналь калдыкларны утильләштерүнең яңа системасына аерым игътибар бүлде, төбәк операторы, тарифлар, биләмә территориясеннән чүпне чыгару графиклары турында сөйләде.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлеге начальнигы Н.А.Насыйров хокук саклау органнарының җәмәгать тәртибен саклау, хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча җәмәгать формированиеләре белән берлектәге эше турында сөйләде. Төрле мошенниклыкны кисәтү өчен гражданнарны сизгер булырга, аеруча Яңа ел каникуллары чорында, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен күзәтергә чакырды.
Очрашу “сорау-җавап” форматында дәвам итте. Бакалылар балалар өчен уен мәйданчыкларының начар торышы яки бөтенләй булмавы, юлларны ремонтлау, светофорларны алмаштыру, санкцияләнмәгән чүп түгү урыннарын бетерү һәм башкалар турында мәсьәләләрне күтәрделәр. Гражданнар җыенында катнашучылар район үзәгендә өстәмә яктырткычлар урнаштырган өчен рәхмәт әйттеләр. Властьның һәм авылда яшәүчеләрнең сөйләшүе файдалы һәм күпкырлы булды, бирелгән барлык сорауларга авылда яшәүчеләр җаваплар алдылар, кайберләре каралуга алынды.
Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев авылда яшәүчеләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирде һәм очрашуга йомгаклар ясады.