+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
29 декабрь 2018, 14:27

Авылның киләчәге өчен

Нагайбак авылының мәдәният йортында үткән җыелышта авылда яшәүчеләр урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсен тикшерделәр. Җыелышка үз авылларында тормыш сыйфаты өчен чын-чынлап борчылучы, әлеге программа турында яхшы хәбәрдар кешеләр килде. Җыелучыларның төп өлешен яшьләр тәшкил итте.

Нагайбак авылының мәдәният йортында үткән җыелышта авылда яшәүчеләр урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсен тикшерделәр. Җыелышка үз авылларында тормыш сыйфаты өчен чын-чынлап борчылучы, әлеге программа турында яхшы хәбәрдар кешеләр килде. Җыелучыларның төп өлешен яшьләр тәшкил итте.
Авыл биләмәсе башлыгы Р.А.Кадерголов җыелучыларга конкурс шартларын аңлатты, 2017-2018 елларда авыл Советы торак пунктларының программаларда һәм проектларда катнашу йомгаклары турында сөйләде, аларның нәтиҗәләренә тукталды. Җыелышта катнашучылар район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ю.С.Зыязетдинов, чыгыш ясап, 2019 елда урындагы инициативаларны хуплау программасының конкурс чаралары БР Хөкүмәте Карары белән регламентлануын билгеләде. 2018 елда конкурста катнашуга заявка биргән район авыл биләмәләренең күбесе анда оттылар, югыйсә республика масштабларында һәм дәгъвачылар күп иде. 2019 елда катнашырга теләүчеләр, һичшиксез, тагын да күбрәк булачак. Шуңа күрә һәр этапта максималь күләмдә балл алу өчен көрәшү мөһим. Бу гражданнарның килүе һәм актив катнашуы да, кушма финанслану проценты да, иганәчеләрнең катнашуы да. Нагайбак – бай тарихлы уникаль авыл, биредә хезмәт сөючән, инициативалы кешеләр яши, дип ассызыклады Юлай Суфиянович.
Нагайбаклылар конкурста катнашырга әзер булуларын расладылар, фикер алышканнан соң алар урындагы мәктәпнең түбәсен капиталь ремонтлауга тукталдылар, ул, асылда, авылның үзәге булып тора, аның визит карточкасы. Әлеге проект алдагы җыелышларда да тәкъдим ителгән иде.
Кушма финанслау күләме дә каралды. Авыл биләмәсе хакимияте урындагы бюджеттан проектның гомуми суммасыннан максималь 15 процентны бүлә, шундый ук өлешне – 15 процентны - Нагайбаклылар үзләре тәэмин итәчәкләр. Максималь процент конкрет проект җыелмасына максималь баллар бирә. Иганәчелек ярдәме 150 мең сум тәшкил итәчәк. Мондый ярдәмне “Нива” җәмгыяте бирергә әзер, әлеге карарны хуплау белән хуҗалык директоры В.П.Мартынов чыгыш ясады, ул мәктәпнең һәм авылның проблемаларына беркайчан да битараф калмый. Проект буенча эшне башлау өчен инициатива төркеме сайладылар, аны Нагайбак авылы мәктәбе филиалы мөдире буларак мин җитәкләдем. Аңа актив, абруйлы кешеләр һәм укытучылар коллективы керде. Һичшиксез алар халык ярдәменә таяначаклар, чөнки проблеманы хәл итү белән барысы кызыксына.
Тагын бер мөһим мәсьәлә тикшерелде: акча калганда, аны мәктәпне арытаба төзекләндерүгә юнәлтәчәкләр.
Вера МАРКОВА, Нагайбак мәктәбе филиалы мөдире.
Читайте нас: