+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
19 апрель 2019, 13:37

Мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр

Район хакимияте башлыгы, аның урынбасарлары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашлыгында чираттагы күчмә Хакимият көне Иске Маты авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә үтте. Биләмәдә яшәүчеләр мондый чарага гадәттәгечә җаваплы карадылар - урындагы авыл мәдәният йорты халык белән тулы иде.

Район хакимияте башлыгы, аның урынбасарлары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашлыгында чираттагы күчмә Хакимият көне Иске Маты авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә үтте. Биләмәдә яшәүчеләр мондый чарага гадәттәгечә җаваплы карадылар - урындагы авыл мәдәният йорты халык белән тулы иде.
Очрашуны авыл биләмәсе башлыгы Т.В.Кудряшова ачты. Татьяна Валерьевна авыллардагы хәлләр торышы турында җентекле сөйләде, керемнәр һәм бюджет средстволарының чыгымы, авылларны төзекләндерү буенча эшләр үткәрү, активның, депутатларның эше һ.б. турында сөйләде. 9 торак пунктта 1225 кеше яши. Эшкә сәләтле халык саны – 683, пенсионерлар – 313, бюджет өлкәсендә - 98, авыл хуҗалыгында - 24, вахта алымы белән 153 кеше мәшгуль. Мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәтләндерү һәм почта бюджет өлкәсен тәшкил итә. Шулай ук биләмә территориясендә “Смак”, “Маты”, “Агроресурс” җәмгыятьләре, шәхси эшкуарлар Л.А.Фәттахова, Р.М.Иванова, И.А.Ворсин, Д.А.Максимов, “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте, И.В.Наумов, В.В.Максимов крестьян-фермерлык хуҗалыклары эшли. Барлык оешмалар һәм хезмәтләр белән үзара элемтә җайга салынган, аларның уңышлы эшләве өчен барлык шартлар булдырылган.
Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары – финанс идарәсе начальнигы Ю.С.Зыязетдинов авыл Советы биләмәсенең 2018 елдагы эшчәнлегенә үз бәясен бирде. Юлай Суфиянович әлеге территориядә мәсьәләләрнең күп булуын, аларның бүген-кичә генә барлыкка килмичә, еллар дәвамында туплануын билгеләде. Хәлне яхшы якка үзгәртү, “коерыкта сөйрәлүчеләр” категориясеннән һичьюгы уртачага кадәр күтәрелү өчен күп һәм киңәшләшеп эшләргә кирәк. Матылылар авыл биләмәсенең яңа башлыгы Татьяна Валерьевна Кудряшова белән бергә шулай эшлиләр дә. Аны билгеләгәннән соң нибары ярты гына ел үткән, ә уңай алга китеш бар инде. Бу, беренчедән, яңа клуб ачылу, ул авыл кешеләренең яраткан ял урынына әйләнгән. Икенчедән, матылылар урындагы инициативаларны хуплау проекты программасында катнашуга документларны беренчеләрдән булып әзерләгәннәр һәм тапшырганнар (узган елда проектта бөтенләй катнашмаганнар). Храм төзү актив алып барыла, төзекләндерү буенча шимбә өмәләре үткәрелә һ.б. Һәм, иң мөһиме, авыл кешеләре бертавыштан шуны билгели: “Ниһаять, урындагы власть безгә йөзе белән борылды. Барлык мәсьәләләрне һәм проблемаларны бергәләп хәл итәбез, гражданнар җыеннарын даими үткәрәбез, халык активлашты. Ватсапта «Минем авыл» төркеме булдырдык, анда авыл яңалыкларын, белдерүләр, файдалы киңәшләр урнаштырабыз, агымдагы эшләрне тикшерәбез”.
Шулай булуга карамастан, хәл ителәсе мәсьәләләр күп әле. Бу демография, халык миграциясе, авыл хуҗалыгы җирләрен нәтиҗәле файдалану, авылларның, юлларның торышы, халыкның техника белән тәэмин ителгәнлеге, торак төзү, җир һәм милек салымнары җыю. Эшкуарлыкны үстерү, шәхси секторда малларның баш санын арттыру белән дә проблемалар бар. Биләмә хакимияте шушы һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә, ә халык үз башлыкларына ярдәмләшергә әзер.
Хезмәт ветераны Ю.И.Романов, ветераннар советы рәисе Г.Ф.Якимова, Иске Маты һәм Яңа Маты авыллары старосталары А.А.Шуманков һәм В.С.Кудрин, авыл Советы депутаты Г.Ф.Уршеева һәм башкалар үз чыгышларында шушы турыда сөйләделәр. Җыелучылар алдында чыгыш ясап, авыл активы халыкның проблемаларын хәл итүдә ярдәм өчен район хакимиятенә, кешеләрнең проблемалары белән яшәве, авылдашларының тормышын яхшырту өстендә эшләве өчен Т.В.Кудряшовага рәхмәт сүзләре әйттеләр.
Авылда яшәүчеләр барлык чыгыш ясаучыларга сораулар бирделәр, кайберләрен хәл итү юлларын үзләре тәкъдим иттеләр. Кешеләрне авылларны су белән тәэмин итү, Дубровка авылы зиратын төзекләндерү, Ветеринария хезмәткәре көнен оештыру яки хезмәткәр өчен штат ачу, Яңа Маты авылына кадәр юлга асфальт җәю, пай җирләрен файдалану, чүп, тирес чыгару, күперләрне ремонтлау, чүп контейнерлары өчен мәйданнар төзү, йорт малларына чиплар беркетү һәм башка күп мәсьәләләр борчый.
Спиртлы эчемлекләрне законсыз сатуны тикшерү мөһим моментларның берсе булды. Кызганычка каршы, биләмә авылларында өйләреннән көмешкә сатучы гражданнар бар. Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлеге начальнигы Н.А.Насыйров алар белән ничек көрәшергә, сату факты турында кайда хәбәр итәргә, бу алкогольле продукцияне саткан өчен нинди штрафлар каралуы турында сөйләде. Халыкның Наил Альфридовичка полициянең участок уполномоченные эшенә, авыл мәдәният йортының элекке бинасыннан торбалар урлауга һәм башкаларга кагылышлы сораулары булды. Эчке эшләр бүлеге начальнигы барлык мөрәҗәгатьләрне тикшерергә вәгъдә итте. Ул шулай ук телефон буенча мошенниклык, мал урлау фактлары турында кисәтте, полиция бүлегендә вакансияле вазыйфалар белән таныштырды, анда яшь кешеләрне чакырды.
Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, очрашуга йомгак ясап, халыкның күп сорауларына җаваплар бирде. Александр Георгиевич җыелышта катнашу, авыл биләмәсе башлыгының, депутатлар корпусының, авыллар активының тыгыз хезмәттәшлеген тою күңеленә ошавын билгеләде. - Бердәй тигез диалог алып бару, бер-береңне ишетү һәм тыңлау, ярдәм итү һәм хуплау – уңышның яртысы, - дип ассызыклады ул.
Район җитәкчесе көйле эш өчен барысына рәхмәт әйтте, барлык сорауларны үзенең шәхси контроленә алды.
Э.Солтанова.
Читайте нас: