+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Балыклылар – уен мәйданчыгы өчен

Урындагы инициативаларны хуплау программасы көннән-көн халык арасында популярлаша. Чөнки безнең өчен бу - берлектәге тырышлыклар белән туган якны яхшыртуга һәм үстерүгә ирешүнең реаль мөмкинлеге.

Урындагы инициативаларны хуплау программасы көннән-көн халык арасында популярлаша. Чөнки безнең өчен бу - берлектәге тырышлыклар белән туган якны яхшыртуга һәм үстерүгә ирешүнең реаль мөмкинлеге.
2018 елда Ахман авыл Советы авыл биләмәсе муниципаль районның “Безнең авыл” сынау проектында катнашты. Тормышка ашыру объекты буларак “Ахман авылында балалар һәм спорт мәйданчыклары сатып алу һәм урнаштыру” проектын сайладык. Әйтелгән – эшләнгән. Уен комплекслары, атынгычлар, эскәмияләр белән җиһазланган, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен урналар куелган мәйданчык балаларның һәм үсмерләрнең генә түгел, бәлки аларның әти-әниләренең дә яраткан ял урынына әйләнде.
Агымдагы елда Иске Балыклы авылы халкы шушы инициативаны хуплап чыгарга һәм бу проектта катнашырга карар итте. Гражданнар җыены, иң мөһим проблеманы ачыклау өчен сораштыру үткәрелде. Балыклыларның күбесе авыл үзәгендә балалар мәйданчыгы урнаштыру өчен тавыш бирде. Чөнки урамга куелган балалар мәйданчыклары – аларның тыеп торгысыз энергиясен дөрес юлдан җибәрү, көчләрен тулыландыру, сәламәтлекләрен ныгыту, шулай ук саф һавада аралашу өчен иң яхшы урын.
Бүген һәркемнең авылның җитди проблемаларын хәл итүгә үз өлешен кертүнең реаль мөмкинлеге бар, бары тик авыл биләмәсенең тормышында катнашырга, ваемсыз булмаска кирәк! Иске Балыклы авылы балалары өчен әлеге проектның мөһимлегенә аерым игътибарны юнәлтәбез һәм конкурслы сайлап алуда Ахман авыл биләмәсенең инициативасын хупларга чакырабыз.
Рәмзия Хафизова, Иске Балыклы авылында яшәүче.
Читайте нас: