-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
28 июнь 2019, 11:45

Иждивениелыкның тамырын корытырга

Районда урындагы власть вәкилләренең, хезмәтләренең һәм оешмаларның торак пунктларында яшәүчеләр белән очрашулары дәвам итә. Чираттагы очрашу Үмер авыл мәдәният йортында булды.

Районда урындагы власть вәкилләренең, хезмәтләренең һәм оешмаларның торак пунктларында яшәүчеләр белән очрашулары дәвам итә. Чираттагы очрашу Үмер авыл мәдәният йортында булды.
Җыелыш район территориясендә яшәүче эшкуарларның, шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗаларының уңышлы эшчәнлеген бәян итүче “Ялкау - аклану, эшчән мөмкинлек эзли” исемендәге видеоролик күрсәтүдән башланды.
Чараны Килей авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Р.М.Фатыйхов ачты. Раушан Мәгъфурҗанович авыл Советының эшчәнлеге турында сөйләде, барлык социаль өлкәгә: демографик хәл, белем бирү, сәламәтлек саклау, янгын хәвефсезлеге һәм мәдәни ял мәсьәләләренә кагылды, авыл биләмәсен үстерү перспективалары турында тәкъдимнәрен әйтте.
Авыл Советы территориясендә эшләп килгән база хуҗалыкларының берсе - “Үмер” җәмгыяте җитәкчесе Геннадий Павлович Марков җәмгыять эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Язгы басу эшләре йомгаклары буенча хуҗалык - икенче, ә кышлату буенча “Үмер” җәмгыяте һәм авыл Советы территориясендә шулай ук уңышлы эшләүче “Якты чишмә” кооперативы өченче урынны яуладылар. Эшкә сәләтле халыкның шактый өлеше яшәгән хуҗалыклар авыл Советына күп мәсьәләләрне һәм социаль проблемаларны хәл итәргә ярдәмләшәләр. Әлеге вакытта азык хәзерләү бара, малларны көтүлекләрдә асрау яхшы оештырылган.
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 28 июньдә чыккан 52нче санында укыгыз.
Читайте нас: