+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
30 ноябрь 2019, 20:15

Фикер алышуны дәвам итәчәкбез

Михайловка авыл биләмәсенең Чүмәлә авылында җыелыш узды, анда авылның битараф булмаган кешеләре урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу турында мәсьәләне тикшерделәр.

Агымдагы елның җәендә авылның 100 еллык юбилеенда авыл халкы һәм аннан чыгучылар Туган илне фашист илбасарларыннан саклаган ата-бабаларыбыз истәлеген мәңгеләштерү идеясен тәкъдим итте. Урындагы инициативаларны хуплау программасы старт алганнан соң, алар бу идеяне проект кысаларында тормышка ашыру тәкъдиме белән авыл биләмәсе хакимиятенә мөрәҗәгать иттеләр. Җыелышта җитди эшлекле һәм җанлы сөйләшү булды. Авыл халкы бертавыштан 2020 елда Программада катнашу яклы булуларын белдерде. Ноябрь уртасына билгеләнгән гражданнарның гомуми йомгаклау җыелышына әзерлек планын билгеләделәр, аңа кадәр авылда алда торган проект буенча фикер алышуны дәвам итәргә, постамент салу өчен якынча урынны билгеләргә булдылар.
Гомуми йомгаклау җыелышында программада катнашу, конкрет өстенлекле проектны сайлау, аның төп параметрлары турында ахыргы карарлар кабул ителәчәк. Шулай ук халыктан инициативалы төркем сайланачак, ул биләмә хакимияте, җирле халык белән берлектә бу ниятне тормышка ашырачак.
Читайте нас: