+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
30 ноябрь 2019, 19:55

Халык файдасына

Куштирәк авыл Советы авыл биләмәсе 2019 елда урындагы инициативаларны хуплау программасында уңышлы катнашты һәм киләчәктә дә проектта катнашырга тели.

Куштирәк авыл Советы авыл биләмәсе 2019 елда урындагы инициативаларны хуплау программасында уңышлы катнашты һәм киләчәктә дә проектта катнашырга тели.
Узган елгы тәҗрибә күрсәткәнчә, программа ярдәмендә авыл халкының күп кенә проблемаларын хәл итеп була. Алдан уздырылган җыелышларда 2020 елда да Программада катнашырга теләк белдерделәр. Авыл халкы суүткәргечләрне ремонтлау, һәйкәл кую һ.б мәсьәләләр күтәрде.
Алар проектларны конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен гариза бирүләрен үтенде. Киләсе елда - Куштирәк авылының 100 еллыгын, шулай ук 2020 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгының билгеләп үтүне исәпкә алып, авыл халкы истәлекле обелискны төзекләндерергә ниятен белдерде.
Авыл биләмәсе халкы конкурста җиңүгә өметләнә, чөнки аларның максаты игелекле һәм авылның киләчәге белән бәйле.
Читайте нас: