+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
10 декабрь 2019, 08:03

Гаилә һәм авыл уңышлары нигезе

Башкортстанда «Аек авыл» республика конкурсы дәвам итә. Ул Бөтендөнья башкортлар корылтае инициативасы буенча старт алды һәм аек яшәү рәвешен пропагандалауга, зарарлы гадәтләрне кисәтү буенча эш алып барылган биләмәләрне ачыклауга һәм хуплауга юнәлтелгән. Конкурс район һәм республика этапларында уза.

Районның авыл биләмәләре конкурска актив кушылдылар, район этабында катнашуга 16 авыл биләмәсе гариза бирде. Муниципаль этап чорында «Районның аек авылы» исеменә дәгъва итүчеләр авыл Советлары территорияләрендә эчкечелеккә каршы көрәш буенча төрле чаралар, агарту эше, легаль булмаган спиртлы продукция белән сәүдә итүче нокталарны ачыклау буенча хокук саклау органнары белән берлектә рейдлар үткәрделәр.
Район этабына йомгакны муниципаль район оештыру комитеты катнашучыларның алкоголизм, наркомания, тәмәке тартуга каршы көрәш һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча үткәрелгән чаралар һәм аларның нәтиҗәләре турында мәгълүмат тупланган презентация материалларын бәяләү нигезендә ясады. Иң күп балл җыеп, конкурсның муниципаль этабына өч авыл биләмәсе – Иске Корыч (Балчыклы авылы), Урманай (Камай авылы) һәм Тактагул (Тактагул авылы) авыл биләмәләре чыкты. Бу өч авыл Советы республика дәрәҗәсендә катнашу өчен дә көрәште.
Конкурска йомгак ясап, жюри рәисе, район хакимиятенең социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Ф.Г.Хәйбрахманов, аеклык өчен көрәш – берлектә башкарылырга тиешле зур эш, конкурс – аның бер өлеше генә, яшьләрне аеклык өчен хәрәкәткә җәлеп итү мөһим, дип ассызыклады. Үсеп килүче буында кечкенәдән сәламәт яшәү рәвеше алып бару гадәтен тәрбияләү өчен, аек тормыш өчен көрәшне дәвам итәргә кирәк. Ә өлкәннәр тормышның алкогольсез һәм башка начар гадәтләрдән башка никадәр матур булуын аңлады. Конкурсантлар бердәм фикердә: аеклык - һәр гаиләнең, һәр авылның уңыш нигезе.

Конкурста җиңүчене сайлап алганда жюри өчен төп критерий - үткәрелә торган эшнең системалы булуы. Жюри фикеренчә, бу юнәлештә Урманай авыл Советында эш аеруча нәтиҗәле алып барыла. Ул муниципаль этапта җиңүче булды һәм 2019 елның декабрендә үткәреләчәк республика этабында катнашачак.
Читайте нас: