+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
23 декабрь 2019, 14:27

Изге урынны төзекләндерү

Узган елда, урындагы инициативаларны хуплау проектында катнашып, Гүрдебаш халкы авыл зираты коймаларына капиталь ремонт ясады.

Авылның бер генә кешесе дә читтә калмады, барысы да бу эштә актив катнашты. Физик ярдәм күрсәтүдән, шулай ук матди булышудан да баш тартмадылар. Авылның битараф булмаган кешеләре алда торган ремонт турында мәгълүматны таратуда булыштылар һәм республикадан читтә яшәүчеләр белән дә элемтәгә чыктылар, ә якташлар, үз чиратларында, ярдәм итәргә ашыктылар, кешеләрне өмәгә җыйдылар һәм бу чараларда башлап йөрделәр. Якташыбыз Т.Ә.Фәрвәҗев җитәк-челегендәге иганәчеләргә, район җитәкчелегенә, башкаручыларга, әлеге проектка җаваплы караулары өчен зур рәхмәт белдерәбез.

Быел да конкурста катнашып, килеп туган проблемаларның берсен хәл итү мөмкинлеге бар. Бу - Кандалакбаш авылы зиратының коймасын капиталь ремонтлау. Шуңа күрә авыл халкы шушы проектка тукталды.
Зират - изге урын, анда безнең туганнарыбыз, якыннарыбыз җирләнгән. Безнең бурыч - аларның рухларына атап догалар кылу, мәңгелек йорт урыннарын тәртиптә тоту.
Читайте нас: