+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
13 гыйнвар 2020, 18:36

Яңа Балыклыда Хакимият көне

Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев һәм аның урынбасарларының Балыклы авылында яшәүчеләр белән очрашуы 2019 елда Хакимият көненең соңгысы булды.

Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев һәм аның урынбасарларының Балыклы авылында яшәүчеләр белән очрашуы 2019 елда Хакимият көненең соңгысы булды.
Җыелыш районда яшәүче уңышлы эшкуарлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар турында сөйләүче «Тырыш – мөмкинлек, ялкау аклану эзләр» видеоролигын күрсәтү белән башланып китте. Фильм бу авыл өчен аеруча актуаль, чөнки аның территориясендә эшчән, яшь кешеләр күп булса да, теркәлгән шәхси эшкуарлар юк. Шуңа да карамастан, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек, кош-корт асрыйлар, Н.М.Никитин, Н.Г.Юмрин, В.А.Каменев, П.В. Каменев һ.б. умартачылык белән актив шөгыльләнәләр.
Авылда яшәү һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен барлык шартлар да бар: газификация мәсьәләсе күптән хәл ителгән, су, электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк. Авыл территориясендә «Ягодка» балалар бакчасы уңышлы эшли, анда 37 бала тәрбияләнә, фельдшерлык-акушерлык пункты, авыл мәдәният йорты, китапханә, җәйге чорда «Радуга» балаларны сәламәтләндерү лагере эшли. Социаль хезмәткәр 12 өлкән кешене карый. «Бакалы» кулланучылар җәмгыяте халыкка сәүдә хезмәтен күрсәтә. Узган ел төзекләндерү буенча зур эш башкарылган, өстәмә яктырткычлар, контейнерлар куелган, чүплекләр бетерелгән.

Халык үзе дә кул кушырып утырмый. Өмәләр, җыеннар бердәм узган. Авыл старостасы А.М.Асанбаев инициативасы буенча үз акчалары исәбенә халык 300 метрдан артык озынлыкта зират коймасын яңарткан. Балыклылар төрле программаларда катнашырга ниятлиләр. 2020 елда урындагы инициативаларын хуплау программасы кысаларында халык 850 меңгә якын сумга «Үзәк урамда агымдагы ремонт» проектын сайлады. «Безнең авыл» программасы буенча Плодоягодная авылында 300 меңгә якын сумга юл ремонтланачак. «Реаль эшләр» проекты буенча «Ягодка» балалар бакчасының түбәсен алыштыру планлаштырыла.

Авыл биләмәсе башлыгы В.Р.Семенов авыл тормышында актив катнашканнары өчен халыкка рәхмәт белдерде, актив гражданнарга авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды. А.М.Асанбаев, К.Ф.Топоркова, А.Ф.Катусенко, З.Ф.Сабирова, А.В.Купцова, Ю.Г. Ульмасов, С.С.Ульмасова, Н. А.Купцова, Н.Б.Данилов, Э.А. Асанбаев, А.Ю.Купцов, Ю.П. Купцов, Н.И.Юмрин, Н.Б.Васильева, Н.В.Купцов сәхнәгә күтәрелде.

50 һәм 60 ел бергә гомер иткән юбилярларны котлау күңелле мизгел булды. Алтын юбилярлар Геннадий һәм Валентина Никитиннар, бриллиант юбилярлар Николай һәм Клавдия Каменевлар, Николай һәм Антонида Никитиннар республика Башлыгы Р.Ф.Хәбиров исеменнән котлау хаты һәм бүләк алдылар. Аларны район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев тапшырды.

Аннан соң халык алдында Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлек начальнигы Н.А.Насыйров чыгыш ясады. Хакимият көнендә шулай ук участок уполномоченные Г.Гафиуллина да катнашты.
Читайте нас: