2020 елның 31 декабренә кадәр Башкортстан халкы халыкка хезмәт күрсәтүче муниципалитетларның, шулай ук дәүләт һәм муниципаль оешмаларның эшен бәяли алачак. Бу хакта республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Интернет-сораштыру «Баш-кортстан Республикасы тавышы» порталында үткәрелә.
Порталда теркәлгән һәр төбәк кешесе сораштыруда катнаша ала. Сораштыруның төп максаты - урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру.