+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
21 гыйнвар 2020, 14:20

Иске Шарашлы авыл Советы

Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу - халыкның социаль әһәмиятле проблемаларын хәл итү өчен реаль мөмкинлек.

Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу - халыкның социаль әһәмиятле проблемаларын хәл итү өчен реаль мөмкинлек.
Быел алдан фикер алышу барышында безнең авыл биләмәсендә 2020 елда Георгиевка авылы юлын ремонтлау проекты белән программада катнашу турында фикер әйтелде.
Йомгаклау җыелышында конкурсның шартлары тагын бер кат аңлатылды. Проектта җиңү өчен мөмкин кадәр күбрәк балл җыярга кирәк. Халык, иганәчеләр ягыннан кушма финанслау республика бюджетыннан соралучы суммадан 10 проценттан да ким булмаса, бу мөмкин булачак. Шуңа күрә, көн тәртибе буенча фикер алышу барышында, халык һәм иганәчеләр тарафыннан финанслау өчен кирәкле сумманы билгеләү турында карар кабул ителде. Халык риясыз ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. Проектны инициативалы төркем координацияләячәк.

Авыл халкы программада җиңүгә ихлас өметләнә, чөнки һәркемгә юл кирәк.
Читайте нас: