+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
21 гыйнвар 2020, 14:14

Яңа Урсай авыл Советы

Яңа Урсай авылының мәдәният йортында урындагы инициативаларны хуплау программасы буенча халыкның йомгаклау җыелышы булды.

Авыл биләмәсе башлыгы И.Ф.Шафыйков билгеләп үткәнчә, Программа - ул мөһим проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән идеяләрне тормышка ашыруның реаль ысулы.
Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, төрле программалар ярдә-мендә авыл халкының күп кенә ихтыяҗларын канәгатьләндереп була. 2017 елда программа кысаларында Яңа Урсайда Дүртөйле урамы буенча юл полотносына ремонт ясалды, алдагы елда Нагайбакта зират коймасы ремонтланды, 2019 елда Нагайбак мәктәбенең түбәсенә капиталь ремонт үткәрелде.

Гражданнар җыелышларында фикер алышу нәтиҗәләре буенча авыл халкы өчен иң мөһим мәсьәлә - МПК-4.0 мобиль янгын сүндерү комплексы сатып алу һәм шул нигездә авылда һәм авыл биләмәсендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү. Гражданнарда бу мәсьәлә зур кызыксыну уятты, алар актив тавыш бирделәр. Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу белән бәйле башка мәсьәләләр дә каралды һәм килешенде.
Авыл халкы программада җиңүгә өметләнә, чөнки алар куйган максат - халыкның иминлеген, хәвефсезлеген тәэмин итү белән бәйле.
Читайте нас: