+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
22 гыйнвар 2020, 20:21

Ахман авыл Советы

Ахман авыл Советы авыл биләмәсе соңгы өч ел дәвамында инициативалы бюджетлау программаларында актив катнаша.

Ахман авыл Советы авыл биләмәсе соңгы өч ел дәвамында инициативалы бюджетлау программаларында актив катнаша.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге программалар төзекләндерү өлкә-сендәге проектларны тормышка ашыру өчен зур мөмкинлек бирә. 2017, 2018 елларда урындагы инициативаларны хуплау программасы буенча Ахман һәм Иске Балыклы авыллары зиратларына яңа коймалар куелды. 2019 елда Ахман мәктәбенең иске тәрәзәләре заманча пластик конструк-цияләргә алышты - рылды.
Күптән түгел Ахман мәдәният йортында урындагы инициативаларны хуплау-2020дә катнашу буенча йомгаклау җыелышы узды. Җыелышта район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ю.С.Зыязетдинов чыгыш ясады. Республикада һәм районда урындагы инициативаларга ярдәм итү программасы эше, ул биргән мөмкинлекләр турында җентекле сөйләде. Җыелыш барышында төрле сораулар каралды, әмма халык бертавыштан Ахман авылында Идәш елгасы аша салынган күперне капиталь ремонтлау проектын сайлады. Халык һәм иганәчеләр ягыннан финанслау суммасы билгеләнде. Составына авылның актив кешеләре кергән инициативалы төркем сайланды.
Җыелышта авыл биләмәсе башлыгы Р.С.Зәйнуков 2020 елда максатлы программаларда һәм проектларда катнашу кысаларында зур, җентекле эш башкарасы барлыгын билгеләп үтте, биләмә халкын карарларны һәм бурычларны тормышка ашыруда актив катнашырга чакырды.
Читайте нас: