+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
22 гыйнвар 2020, 20:18

Яңа Катай авыл Советы

Иске Катай авылында урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу буенча йомгаклау җыелышы булды.

Авыл халкы фикерен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып һәм башлангыч җыелышлар нәтиҗәләре буенча урындагы инициативаларны хуплау-2020дә катнашырга дигән карар кабул ителде, «Трактор сатып алу» проекты хупланды.
Инициативалы төркем-нең составы килешенде, проектны финанс белән тәэмин итү параметрлары һәм чыганаклары билгеләнде.
Авыл халкының гражданнарның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга һәм уңайлы яшәү мохите булдыруга юнәлдерелгән максатлы программаларда һәм проектларда катнашуы нәтиҗәсендә соңгы елларда тормышчан мөһим проблемалар хәл ителде. Аерым алганда, янгын сүндерү техникасы өчен җылытылучы гараж төзелде, мәктәпнең иске тәрәзәләре пластиктан җитештерелгәннәргә алыштырылды, су белән тәэмин итү системасына ремонт ясалды.
Халык җыелышларда күтәрелгән мәсьәлә 2020 елда да уртак көч белән хәл ителүенә өметләнә.
Читайте нас: