+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
23 гыйнвар 2020, 15:50

Урманай авыл Советы

Биләмә халкы урындагы инициативаларны хуплау программасы турында яхшы хәбәрдар, чөнки анда бишенче ел катнаша. 2020 елда конкурста катнашу өчен Урманай авылында ял итү зонасын төзекләндерү һәм җиһазлау проекты белән гариза бирергә булдык.

Биләмә халкы урындагы инициативаларны хуплау программасы турында яхшы хәбәрдар, чөнки анда бишенче ел катнаша. 2020 елда конкурста катнашу өчен Урманай авылында ял итү зонасын төзекләндерү һәм җиһазлау проекты белән гариза бирергә булдык.
Йомгаклау җыелышында муниципаль район Советы секретаре З.С.Зыязетдинов катнашты һәм чыгыш ясады. Ул җыелышта катнашучыларга инициативалы бюджетлау программасы, конкурс нигезендә сайлап алу һәм проектларны кушма финанслау шартлары турында җентекле сөйләде.
Урманайлылар исеменнән авыл старостасы Салават Шәһәдәтович Кашапов чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, башлангыч җыелышларда гражданнар берничә проект арасыннан «Ял итү зонасын төзекләндерү һәм җиһазлау»ны күбрәк хуплады. Парк зонасы - кешеләр буш вакытларын үткәрә, бер-берсен якыннанрак белә, ял итә, өй мәшәкатьләреннән арынып тора һәм саф һава сулый алган урын.
Бу өлкәннәргә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм укучыларга яхшы ял, аралашу урыны, булыр иде. Ул бу проектны хупларга өндәде.
Барлык фикер алышулардан соң 2020 елда Программада катнашу турында карар кабул ителде. Халыктан, иганәчеләрдән һәм муниципаль районнан кертеләчәк акчаның минималь күләме, шулай ук халыкның һәм иганәчеләрнең акчалата булмаган ярдәме билгеләнде. Инициативалы төркемгә авылның биш актив кешесе сайланды. Аукцион чаралары нәтиҗәләре буенча экономияләнергә мөмкин булган средстволарны файдалану мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Урманайлылар конкурста җиңүгә өметләнә.
Читайте нас: