-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
31 гыйнвар 2020, 21:35

Яхшы юллар кирәк

Казанчы авылында яшәүчеләрнең урындагы инициативаларны хуплау программасы буенча йомгаклау җыелышы актив узды.

Казанчы авылында яшәүчеләрнең урындагы инициативаларны хуплау программасы буенча йомгаклау җыелышы актив узды.
Өлкәннәр дә, яшьләр дә килгән иде. Авыл биләмәсе башлыгы Р.Ә.Сәетов көн тәртибе белән таныштырды, башлангыч җыелышларда нинди мәсьәләләр күтәрелүе, халык тарафыннан нинди хәл итү юллары тәкъдим ителүе турында сөйләде. Сораулар һәм тәкъдимнәр буенча фикер алышу башланды. Күпчелек халык, беренче чиратта, авыл эчендәге, бигрәк тә Үзәк һәм Колхоз урамнарындагы юлларны ремонтларга кирәк, дигән теләк белдерде. Һәм аларга яхшы комташ катнашмасы җәяргә. Авыл старостасы Н.С.Киршин юлны үз вакытында тигезләп торганда, теләсә нинди һава торышында да үтеп булачагын билгеләде. Аны җыелышта катнашучылар бертавыштан хуплады. Шулай ук бертавыштан инициативалы төркем әгъзаларын сайладылар. Аның рәисе итеп, узган елдагы кебек үк, мәктәп директоры И.С.Караваев билгеләнде.

Җыелышта район хакимияте вәкиле В.А.Измайлов катнашты һәм чыгыш ясады. Ул урындагы инициативаларны хуплау программасы ярдәме белән күпме эшләр башкарылганлыгы һәм әлеге программаның перспективалары турында сөйләде. Виктор Александрович казанчылыларга конкурста җиңүләрен һәм уй-ниятләренең тормышка ашуын теләде.
Читайте нас: