+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
1 февраль 2020, 15:05

Камайлылар сәламәт яшәү рәвеше өчен

24 гыйнварда Урманай авыл Советы авыл биләмәсенең Камай авылында яшәүчеләр клуб янында «Кышкы күңел ачулар» спорт бәйрәменә җыелды. Ул «Аек авыл» республика конкурсының икенче этабы кысаларында узды. Исегезгә төшерәбез, камайлылар муниципаль этапта җиңүчеләр булдылар һәм хәзер район данын республика дәрәҗәсендә яклыйлар.

24 гыйнварда Урманай авыл Советы авыл биләмәсенең Камай авылында яшәүчеләр клуб янында «Кышкы күңел ачулар» спорт бәйрәменә җыелды. Ул «Аек авыл» республика конкурсының икенче этабы кысаларында узды. Исегезгә төшерәбез, камайлылар муниципаль этапта җиңүчеләр булдылар һәм хәзер район данын республика дәрәҗәсендә яклыйлар.
Клуб яны территориясе бу көнне кырмыска оясын хәтерләтте. Авылның барлык почмакларыннан җәяүләп, чаңгы киеп, скандинавия йөреше таякларын тотып халык авыл үзәгенә ашыкты. Аек һәм сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән чагу плакатлар, «Аек авыл» конкурсы эмблемасы төшерелгән транспарант чараның темасын ачык чагылдырды, ә күп кенә спорт атрибутлары, самавырда кайнаган чәй, учак өстендә пешерелгән пылау, мул итеп әзерләнгән өстәлләр - болар барысы күңелле һәм бай чара вәгъдә итте.
Бәйрәм кунакларны каршы алудан башланды. Камайлылар аларны ипи-тоз милли ризык - чәкчәк белән каршы алды. Чарага Бөтендөнья башкортлар корылтае башкарма комитеты рәисе Искәндәр Юлдашев, Бөтендөнья башкортлар корылтае аппаратының «Аек авыл» конкурсы координаторы Юлия Морзабулатова, башкортлар корылтае башкарма комитеты әгъзасы, БСТда «Йома» программасын алып баручы Марат Локманов килде. Чарада шулай ук муниципаль район Советы секретаре З.С.Зыязетдинов, районның Башкортлар корылтае башкарма комитеты рәисе Г.Р.Закирова, район хатын-кызлар советы рәисе Ф.С.Бүләкова, авыл биләмәләре башлыклары һәм башка чакырылучылар катнашты.
Мәртәбәле кунаклар, авыл халкын сәламләп, башкарылган эшне һәм конкурска яхшы әзерлекне билгеләп үттеләр. Чарага әзерләнүдә, шулай ук авылны үстерүгә зур өлеш керткән авылның иң актив кешеләре Бөтендөнья башкортлар корылтаеның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Алар - авылның старостасы Азат Мөхәммәдиев, Камай мәдәни-көнкүреш комплексы мөдире Әлфия Исмәгыйлова, шушы авылда яшәүче, Урманай мәктәбе укытучысы Илдар Гаделшин. Ә хөрмәтле авыл кешеләренең берсе - хезмәт ветераны, авыл биләмәсенең элекке башлыгы Рәфис Барыевич Хәсәншин муниципаль район Советы секретаре З.С.Зыязетдиновтан 70 яшьлек юбилее белән котлау кабул итте.
Аннан соң кунаклар клуб, туган якны өйрәнү музее, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты урнашкан мәдәни-көнкүреш комплексында булдылар. Алар биредә авыл халкына ял итү өчен барлык шартлар тудырылуына, алкоголизмны, тәмәке тартуны кисәтүгә, аек һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга юнәлтелгән күп кенә чаралар үткәрелүенә инандылар.
Спорт белән шөгыльләнү камайлылар өчен алкогольле табыннарга альтернативага әйләнүен «Кышкы күңел ачулар» тагын бер кат исбатлады.
Ярышлар тәмамланды, ә бәйрәм концерт, биюләр, пылау һәм чәй белән сыйланулар белән дәвам итте. Район Мәдәният сарае үзешчән артистлары да күтәренке кәеф бүләк итте. Бәйрәмне район Мәдәният сарае методисты Илгизәр Хөсәенов алып барды, аңа Урманай мәктәбе укытучысы Айгөл Кәрамуллина ярдәм итте. Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре белән беррәттән әлеге чараны авыл талантлары Зәрия Вәлиева, Әлфинә һәм Фәния Халисовалар, Зилара Миңнеханова, Миңлехөршидә Вәлиуллина, Айвар Исмәгыйлов бизәде.
Бәйрәм бик матур килеп чыкты, оештыручылардан башлап катнашучыларга кадәр - бар да тырышты.
Читайте нас: