+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
УРЫНДАГЫ ҮЗИДАРӘ
29 февраль 2020, 20:15

Мәсьәләләрнең хәл ителүе яхшы

Балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында чираттагы Хакимият көне узды. Муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев һәм аның урынбасарлары, Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы В.Р.Семенов, структуралы подразделениеләр җитәкчеләре авыл биләмәсе халкы белән очрашты.

Балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында чираттагы Хакимият көне узды. Муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев һәм аның урынбасарлары, Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы В.Р.Семенов, структуралы подразделениеләр җитәкчеләре авыл биләмәсе халкы белән очрашты.
Авыл биләмәсе башлыгы В.Р.Семенов, җыелучылар алдында чыгыш ясап, узган чорда башкарылган эшләр турында җентекле сөйләде һәм агымдагы елда территорияне төзекләндерү, гражданнарга уңайлы яшәү өчен шартларын яхшырту буенча башкарыласы эшләргә тукталды. Уртак эш һәм кешеләрнең властька ышанычы, булышлыгы нәтиҗәсендә уңай якка үзгәрешләр күп булуын билгеләп, Владимир Римович бакалыларга авыл тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларның кайберләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Хезмәт көненнән соң җыелган халык өчен Сәнгать мәктәбе преподавателе Эльза Канзафарованың музыкаль сәламе күңелле сюрприз булды.
Җыелышта катнашучы-ларның турыдан-туры район һәм авыл биләмәсе башлыкларына, төрле структуралар җитәкчеләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү һәм җентекле җаваплар алу мөмкинлеге булды. Сораулар телдән һәм язма рәвештә булды. Нигездә, тормыш шартларына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр, болар - урамнарның аерым участокларын ремонтлау, 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч мәктәбенә илтүче юлны ремонтлау, тротуарларны яктырту һәм яңасын салу, төзелеп килгән күпфатирлы йортлар янында гаражлар һәм тукталу урыннары билгеләү, дәваханә янында автомобильләр кую урынын киңәйтү һәм башкалар. Бакалыда яшәүчеләрнең берсе элекке беренче мәктәп янындагы юллардан йөрү, җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыннарында төзәтмәләр кертү, юлларда яңгыр сулары агып төшү каналларына һәм юл читләренә комташ җәелүгә кагылышлы мәсьәләләр белән беррәттән, заправкаларда, Уфа һәм Туймазы шәһәрләре юнәлешләрендәге юлларда һәм Бакалының үзендә дә бәдрәфләр булмау проблемасын күтәрде. Популяр скандинавия йөрешен яратучыларны спорт белән шөгыльләнү өчен ачык мәйданчык төзү мөмкинлеге кызыксындырды. Тәкъдимнәр дә булды. Мәсәлән, ветераннар онытылып калмасын өчен алар белән эшне активлаштыру, басуларда чәчү әйләнешен күзәтү кирәклеге турында. Ә эшкуар Р.Дәүләтов Балалар иҗат йорты сәхнәсен ремонтлауда һәм бина эчендә балалар өчен бәдрәф төзекләндерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Сорауларга тулы җаваплар бирелде, ә аларның кайберләре өйрәнүгә алынды.
Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев үз чыгышында халык күтәргән барлык проблемаларның контрольгә алынуын һәм алар буенча эш алып барылуын билгеләп үтте.
Вакыт узу белән очрашуда халык күтәргән проблемалар уңай хәл ителер, һәм бакалыларның яшәү шартлары тагын да уңайлырак булыр дип ышанабыз.
Читайте нас: