+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 декабрь 2017, 16:40

Хокук өлкәсендә һөнәрмәндләр

Юрист көне – зур бәйрәм, чөнки ул җәмгыятебез хокукларын һәм ирекләрен яклауга хезмәт иткән төрле эшчәнлек өлкәләре юристларын берләштерә. Нәкъ юридик өлкә хезмәткәрләренә - судьяларга һәм адвокатларга, прокурорларга һәм приставларга, законнарның тайпылышсыз үтәлүе бәйле.

Юрист көне – зур бәйрәм, чөнки ул җәмгыятебез хокукларын һәм ирекләрен яклауга хезмәт иткән төрле эшчәнлек өлкәләре юристларын берләштерә. Нәкъ юридик өлкә хезмәткәрләренә - судьяларга һәм адвокатларга, прокурорларга һәм приставларга, законнарның тайпылышсыз үтәлүе бәйле.

Бу көнне шулай ук Бакалы районы буенча беренче һәм икенче мировой судьялар участоклары мировой судьялары һәм хезмәткәрләре бәйрәм итә. “Русия Федерациясе мировой судьялары турында” Федераль закон кабул ителү уңаеннан безнең район территориясендә башлап бер суд участогы оештырылды. Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай карары белән Радик Вильевич Муфазалов суд участогының мировой судьясы итеп сайланды, әлеге вакытта ул отставкада. 2006 елда булдырылган икенче суд участогына мировой судья итеп Рәиф Хәнифҗанович Мөгаллимов сайланды. Штат расписаниесе буенча Бакалы районы буенча мировой судьялар аппаратында 6 кеше. Мировой судьяларның һәр суд участогы аппараты аның эшен тәэмин итә һәм мировой судья ярдәмчесеннән, канцелярия мөдире, аппарат секретареннән, суд утырышы секретареннан тора. Мировой судья ярдәмчесе вазыйфасы 2007 елда кертелде. Шулай ук ике суд участогы эшен 1нче суд участогы аппараты секретаре эшен алып баручы бер канцелярия мөдире тәэмин итә.

Мировой судьялар аппараты хезмәткәрләре - Башкортстан Республикасының гражданнар исәбеннән булган дәүләт хезмәткәрләре.


16 елдан артыграк хезмәт стажына ия булган 1нче суд участогы мировой судьясы ярдәмчесе Г.М.Зиннәтуллина, яшь хезмәткәрләр Я.В.Алчинова, Э.Г.Гафиятуллина һәм Е.Ю.Алексеева (1нче участок), А.Ф.Ахунова, Р.Р.Әхмәтшина, Г.Р.Ахунова (2нче участок) суд участоклары коллективларында лаеклы абруй казандылар. Гадел хөкем өлкәсенә озак елларын биргән һәм коллективта үзләре турында яхшы истәлек калдырган ветераннарыбыз А.А.Миннибаева һәм А.Р.Шәйхединова суд участокларының формалашуына һәм үсешенә зур өлеш керттеләр.

Мировой судьяларның һәм суд участогы хезмәткәрләренең хезмәте югарыда торучы органнар тарафыннан лаеклы бәяләнә. Мировой судьялар Р.Х.Мөгаллимов һәм Р.В.Муфазалов БР Югары Суды, Судьялар советы, БР Дәүләт юристлар комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Суд участокларының барлык хезмәткәрләренең класс чиннары бар.

Хезмәткәрләребезнең күбе-се яхшы хатыннар һәм әниләр, хезмәт вазыйфаларыннан тыш, балалар тәрбиялиләр, суд участоклары буенча үткәрелгән планлы чараларда актив катнашырга да өлгерәләр.


Һөнәри бәйрәм алдыннан коллегаларыма ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, җиңел булмаган эшләрендә уңышлар, шатлык һәм яхшы кәеф телисе килә.
Читайте нас: