-1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 декабрь 2017, 13:31

Бөтен юллар ЗАГСка илтә

Билгеле булуынча, 1917 елның 18 декабрендә РСФСР Халык Комиссарлары Советының “Гражданнар никахы, балалар һәм гражданлык торышы актлары кенәгәләре алып бару турында” декреты басыла. ЗАГС органнары системасы шулай барлыкка килә. Русия Федерациясендә Гражданлык торышы актларын теркәү органнары барлыкка килүгә 100 ел тулды.

Билгеле булуынча, 1917 елның 18 декабрендә РСФСР Халык Комиссарлары Советының “Гражданнар никахы, балалар һәм гражданлык торышы актлары кенәгәләре алып бару турында” декреты басыла. ЗАГС органнары системасы шулай барлыкка килә.
Русия Федерациясендә Гражданлык торышы актларын теркәү органнары барлыкка килүгә 100 ел тулды.
ЗАГС хезмәткәре һөнәре – уникаль, көн саен без кеше үз тормышындагы вакыйгалар белән очрашабыз. Һәр кеше тормышында һичшиксез бер тапкыр булса да гражданлык торышы актларын теркәү органнары бүлегенә мөрәҗәгать итә. Еш кына шатлыклы сәбәп буенча – никахлашуны тантаналы теркәгәндә яки сабый туганда. Моннан тыш, ЗАГС бүлегендә гражданнар исем алмаштыруны, әтилекне билгеләүне, уллыкка (кызлыкка) алуны, никахны таркатуны, кабаттан бирелгән документларны (алар югалганда яки бозылганда) һәм белешмәләрне терки алалар. Һәм шулай да яңа гаилә коруны теркәү иң әһәмиятлесе, тантаналысы һәм күңеллесе булып кала, кешеләр безнең эшне нәкъ шуның белән бәйли.
ЗАГС бүлегенең гадәти эш көннәренең бераз статистик мәгълүматларына гына тукталам. Агымдагы елның 18 декабрендә районда 267 бала дөньяга килде, икенче, өченче һәм хәтта дүртенче балалар тууның яхшы тенденциясе бар. Җәмгысы 147 никах теркәлде.шунысы күңелле, аерылышу статистикасы кимүгә бара, никахны таркату турында 64 акт теркәлде. Моннан тыш, ЗАГС органнары ата булуны билгеләү турында – 29, уллыкка алу турында – 2, исем алмаштыру турында – 13, үлем фактын теркәү турында 425 гражданлык торышы акты теркәлде. Органнар һәм оешмалар запрослары буенча 2300 белешмә һәм теркәлгән факт булу-булмау турында извещение бирелде.
Безнең бүлек эшендә хезмәт архивы алып бару аерым урын алып тора, ул 1928 елдан башлап гражданлык торышы актларын теркәү турында мәгълүматны саклый, анда 1300гә якын кенәгә исәпләнә, бу 180000нән күбрәк акт язуы. Әлеге вакытта кәгазьдә сакланган барлык кыйммәтле мәгълүмат электрон мәгълүматлар базасына кертелде. Аларны ЗАГС бүлеге хезмәттәшлек иткән Пенсия фонды, салым инспекциясе, хәрби комиссариат, социаль яклау бүлеге, социаль страховкалау фонды, опека, статистика бүлекләре, хокук саклау оешмалары куллана. Статистик мәгълүматларны ЗАГС сайлаучыларның исемлекләрен аныклау өчен районның территориаль сайлау комиссиясенә дә бирә. Ел дәвамында һәр белгеч уратача 3000 документ тапшыра. Дәүләт гражданлык торышы актларын теркәү һәм юридик әһәмияттәге башка эшләрне башкару өчен түләнелгән дәүләт пошлинасы суммасы 2017 елда 700 мең сумнан артык тәшкил итте. Пенсия реформасы уңаеннан актлар язуларына төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләре артты. Ел башыннан 250дән күбрәк заключение төзелде.
Шатлыклы һәм бәхетле сәбәпләр буенча гына түгел, авыр хәлгә тарыган кешеләр белән дә очрашырга, аларны тыңларга һәм киңәш бирергә туры килә. Белгеч кенә түгел, бәлки башканың хәленә керә белгән игътибарлы кеше булырга кирәк. Бу сыйфатлар, шулай ук һөнәрне, кешеләрне ярату, җылы күңеллелек минем коллегама – әйдәүче белгеч-эксперт, БР дәүләт гражданлык хезмәтенең 1 класслы референты М.Ф.Гыйльметдиновага хас. Миләүшә Фәһимовна бу өлкәдә 15 ел эшли, БРның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Районда үткәрелүче күп тантаналы чараларда катнашып, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга эшебездә аерым игътибар бирәбез. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районның иң яхшы гаилә парларын, яңа туган сабыйларны дәваханәдән тантаналы чыгару, гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү алар арасында аерым урын алып тора. Бакалы юбилярларына - бергә озын, кайвакыт гади булмаган, әмма чиксез бәхетле гомер юлы үткән гаилә парларына күпме игътибар һәм күңел җылысы бүләк иттек. 2017 елда без, мисалга, никахта 50, 60, 70 ел бергә яшәгән 35 парны җылы котладык. Бер генә алтын һәм бриллиант туйны да игътибарсыз калдырмаска тырышабыз.
100 еллык юбилейны яхшы кәеф белән каршылыйбыз. Агымдагы елның эш йомгаклары буенча БРның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты ЗАГС органнары эшчәнлегенең фактик ирешелгән максатлы күрсәткечләренә анализ үткәрелде. Күп күрсәткечләр буенча безнең бүлек республикада алдынгылар исәбендә, кайберләре буенча куелган бурычларны үтәп бетереп килә. Русия Федерациясе Юстиция министрлыгының БР буенча идарәсе үткәргән планлы тикшерү буенча 2013 һәм 2016 елларда безнең бүлек эшчәнлеге уңай бәяләнде, гражданлык торышы актларын дәүләт теркәве үткәргәндә Русия Федерациясе законнарын бер җитди бозулар да булмады, кисәтүләр ясалмады. Эшләү дәверендә ЗАГС органы хезмәткәрләренең эшенә (чара күрмәвенә) бер жалоба да кермәде. Бу - хезмәткәрләрнең югары һөнәрмәндлеге, тырыш хезмәте, эшкә җаваплы караулары нәтиҗәсе.
2018 елның 1 гыйнварыннан гражданлык торышы актлары турында барлык язулар Бердәм гражданлык торышы актлары язулары дәүләт реестрының Федераль мәгълүмат системасына кертелергә тиеш. Бу дәүләт хезмәтләре күрсәтү срокларын кыскарту һәм аларның сыйфатын күтәрү мөмкинлеге бирәчәк, ә гариза бирүчеләргә яшәү урыны буенча яки үзләре сайлаган ЗАГС органында дәүләт хезмәтләре алу мөмкинлеге тәэмин ителәчәк. Безнең бүлек бу эшне яхшы башкарып чыгар, дип уйлыйм, чөнки БРның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты базасында укуны уңышлы үттек һәм сертификатлар алдык.
Һөнәри бәйрәмдә әйдәүче белгеч-эксперт М.Ф.Гыйльметдиновага, җыештыручы Л.М.Абзаловага эшкә намуслы караулары өчен рәхмәт белдерәм. Бүлек ветераннары А.Л.Логачева, Л.Җ.Рамазанова, Э.В.Лотфуллинага күпьеллык эш һәм архив фондын саклап калу, хезмәтнең үсешенә керткән зур өлеш өчен рәхмәт әйтәсе, шулай ук ЗАГС бүлеге тарихында якты эз калдырган А.И.Густованы, А.Д.Ляпустинаны хөрмәт белән искә аласым килә. ЗАГС бүлеге ветераннары булдырган яхшы традицияләрнең ныгыячагына һәм әлеге вакытта хезмәт куйган хезмәткәрләр тарафыннан арттырылачагына ышанам.

Без районыбыз тормышы елъязмасын булдырабыз һәм саклыйбыз. Бу күркәм бәйрәмдә барысына ныклы сәламәтлек, эштә уңышлар, хезмәттән, коллектив иҗат нәтиҗәсеннән шатлык алуыгызны, гаиләләрегезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга иминлек телибез.
Коллегаларны һәм ветераннарны ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне белән ихлас тәбриклим, ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм тормышта уңышлар телим!
Читайте нас: