+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
9 гыйнвар 2018, 13:46

Икмәктән дә тәмлесе юк

2017 ел «Икмәк комбинаты» коллективының хәтерендә уңышлы буларак калачак. Көндәлек тырыш эшчәнлек нәтиҗәсендә 7,5 млн сумлык продукция җитештерелде. Узган елдагыдан күбрәк ярымфабрикатлар, колбаса изделиеләре, тозлы һәм ысланган балык, консервлар җитештерелде. Безнең әзер продукцияне районның теләсә кайсы сәүдә ноктасында, хәтта аннан читтә дә сатып алырга мөмкин дип горурлык белән әйтә алабыз.

Гомумән предприятие 100 исемдәге продукция җитештерә, аларның барысының сертификаты бар. Быел бу исемлеккә “Боярский” икмәге, “Песочные” пироглары өстәлде.

Натураль продуктлардан җитештерелгәнлектән “Икмәк комбинаты” продукциясе популярлык белән файдаланыла. Мисал өчен, икмәк пешерүчеләребез колмак ачыткысы, пироглар өчен караҗиләк, өрек, караҗимеш файдаланалар. Моннан тыш, кара миләш, шомырт, карлыган кебек җимешләр үз районыбызда хәзерләнелә.

Продукциянең таләп ителүе – предприятиенең финанс–икътисади тотрыклылыгы нигезе. Без елны табыш белән тәмамладык, рентабельлелекнең күрсәткечләре яхшы гына. Боларның барысы хезмәт хакын вакытында түләү, салымнар белән исәп-хисап ясау мөмкинлеге бирә. Районның сәүдә нокталарына икмәк ташу өчен яңа “Газель” автомашинасы сатып ала алдык. Яңа елның беренче көннәреннән ярымфабрикатларның яңа цехы тулы куәткә эшли башлады. Моның өчен элекке котельныйга ремонт ясадык һәм 1 млн сумлык яңа җиһаз урнаштырдык.

Уңышлар һәм казанышлар предприятиенең намуслы хезмәткәрләренең исеме белән аерылгысыз бәйле. Алар - икмәк һәм булка пешерү сменасы мастерлары Алевтина Бәхтиярова, Рәзинә Әсәдуллина, Марина Никифорова, Ольга Селиванова, колбаса җитештерү цехы мастеры Елизавета Кириллова, алкогольсез эчемлекләр, консерв продукциясе, балык тозлау һәм ыслау цехы мастеры Светлана Тихонова, кондитер цехы мастеры Миләүшә Иванова. Техник җитәкче Илфат Якупов, шофер Альберт Әмиров, Фәнүс Йосыпов, Александр Кузнецовка һәрвакыт таянырга мөмкин.

Яңа ел белән, туган коллектив! Алда безне яңа уңышлар көтсен!

Читайте нас: