+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
9 гыйнвар 2018, 13:25

Районның яшь элитасы район хакимияте Башлыгының Яңа ел чыршысында булды

Бәйрәмнәр арасында Яңа ел - балаларның иң яраткан бәйрәме, ә яңа ел чаралары арасында район Башлыгы Чыршысы аның катнашучылары - Бакалы яшьләренең иң яхшы 80 вәкиле өчен әһәмиятле һәм хәтердә калырлык вакыйгаларның берсе булды. Аларның күпләре төрле интеллектуаль, иҗади һәм спорт олимпиадалары, конкурслар һәм ярышлар призчылары һәм җиңүчеләре, шулай ук күп балалы гаиләләр балалары. Алар барысы да декабрьнең соңгы көннәренең берсендә район Мәдәният сараена җыелдылар.

Тылсымлылык атмосферасы балаларны шаян әкият персонажлары каршы алган район Мәдәният сарае фойесендә ук тоемланды, фотога төшү өчен махсус фотозона оештырылган иде. Чара залда дәвам итте, анда балаларны район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев исеменнән аның социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Ф.Г.Хәйбрахманов сәламләде. Фәрит Галимҗанович укуда, спортта, мәдәнияттә зур уңышларга ирешкән балаларны тәбрикләде һәм төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда, спорт ярышларында район намусын лаеклы яклаганнары өчен зур рәхмәт белдерде. Аларга алга таба да төрле чараларда активлык күрсәтүләрен, 2018 елда бәхет һәм уңышлар һәм барлык теләкләренең тормышка ашуын теләде.
Алга таба район Мәдәният сараеның иҗади коллективы тарафыннан әзерләнелгән Кыш бабай, Карсылу, урман җәнлекләре катнашлыгындагы чагу тамаша башланды. Аннан соң балалар фойеда чыршы янына күченделәр, анда аларны шатлыклы өннәр чыгарып әкият геройлары каршы алды, Шапокляк, Итек кигән мәче, Пиратлар белән бергә җырладылар, уйнадылар һәм биеделәр, Кыш бабай һәм Карсылу белән әйлән-бәйлән әйләнделәр.
Тәмле төшке аштан соң программа биатлон үзәгендә дәвам итте. Анда Балалар иҗат йорты һәм яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты хезмәткәрләре балалар өчен спорт уеннары, флешмоб, конкурслар, биюләр һәм башка күпләрне әзерләгәннәр.
Бәйрәм ахырында һәр бала татлы бүләк алды. Әмма иң мөһиме, балалар чын могҗизага тарыдылар һәм яңа ел әкиятендә катнашучылар булдылар, ә бу хәтерләрендә озак сакланачак.
Читайте нас: