+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 гыйнвар 2018, 18:06

Беренче күпфункцияле авыл мәдәният йорты

Башкортстан Республикасында 2014 елдан авыл клублары базасында күпфункцияле мәдәни үзәкләр ачу проекты тормышка ашырылып килә.

Башкортстан Республикасында 2014 елдан авыл клублары базасында күпфункцияле мәдәни үзәкләр ачу проекты тормышка ашырылып килә.
Күпфункцияле мәдәният йорты ачылу Иске Әҗми халкы өчен республиканың һәм район хакимиятенең зур бүләге булды. Урындагы, республика бюджетларыннан кушма финанслау ярдәмендә, шулай ук үз средстволарыбызны файдаланып, уен залына капиталь ремонт ясалды, спорт тренажерлары, мебель, телевизор, видеопроектор, компьютер җиһазлары һәм оештыру техникасы сатып алынды, интернет тоташтырылды.
Уен залының күренеше нык үзгәрде, ул матурланды, заманчага әйләнде. Монда бию, фитнес, теннис белән шөгыльләнү өчен зоналар булдырылды, тренажерлар, өстәл уеннары урнаштырылды. Күптөрле заманча уенчыклар, велосипедлар, электромобильләр белән балалар өчен уен бүлмәсе оештырылды.
Фойедә уңайлы йомшак кәнәфиләрдә телетапшырулар, видеофильмнар карарга мөмкин.
Шулай ук евротәрәзәләр, евроишекләр куелды, мәдәният йортының күтәрмәсе ремонтланды, түгәрәк бүлмәләре өчен пәрдәләр тегелде. Клубны сәнгатьчә бизәү буенча да зур эшләр башкарылды. Стендлар яңартылды, урындагы рәссам Исламгали Шәмсиевич эшләре белән миникартиналардан күргәзмә оештырылды.
Күпфункцияле мәдәният йорты ачылуга багышланган бәйрәм республиканың Мәдәният министрлыгының, район хакимияте, район Мәдәният сарае хезмәткәрләре, авыл халкы, Иске Әҗми авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның актив ярдәмендә һәм хуплавында үткәрелде. “Симет-тау” һәм “Чәҗәкәй” фольклор ансамбльләрендә катнашучылар кадерле кунакларны – республиканың халык иҗаты үзәге вәкиле Э.М.Халисовны, район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы И.К.Гайнановны, Бакалы биләмәара үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Г.З. Мөхәмәдиярованы ипи-тоз һәм җырлар белән каршы алдылар.
Республиканың халык иҗаты үзәгенең әйдәүче методисты Эльвир Миндивәлиевич Халисов искеәҗмилеләрне Бакалы районында беренче күпфункцияле мәдәният йорты ачылу белән котлады һәм аның методисты П.Е.Куптараевка республиканың мәдәният министры А.И.Шафыйкова имзасы куелган сертификат тапшырды.
Үзенең чыгышында И.К.Гайнанов, мәдәният йорты методисты П.Е.Куптараев һәм мәдәни оештыручы Е.В.Куптараеваның зур стажлы тәҗрибәле белгечләр булуларын ассызыклады, алар яраткан эшләренә бөтен күңелләрен биреп эшлиләр, шуңа күрә дә үзәшчән сәнгать конкурсларында призлы урыннарны алалар. Мәдәният йорты һәм аның зур территориясе елның һәр вакытында да идеаль тәртиптә. Монда төрле түгәрәкләр эшли, үсеп килүче буынны эстетик тәрбияләүгә зур урын бирелә. Павел Евгеньевичка һәм Елена Валерьевнага ул район хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Г.З.Мөхәмәдиярова күпфункцияле авыл мәдәният йортының һәм Иске Әҗми модельле китапханәсенең мәдәният, агарту һәм мәгълүмат чыганагы булып торуын, авыл кешеләренең интелектуаль үсеше, социаль активлыгы өчен шартлар булдыруын, халыкның эчтәлекле ялын оештыруын билгеләде. Ул модельле китапханә мөдире Н.З.Кутлинага “Башкортстан Республикасының 2017 елда иң яхшы китапханәсе” IX республика конкурсында “Китапханә – экологик-туган якны өйрәнү үзәге” номинациясендә Дипломы һәм авылдашларны дөньякүләм мәдәни мираска җәлеп итүдә саллы өлеш керткәне өчен БР Хатын-кызлар берлегенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Бәйрәмдә шулай ук авыл старостасы С.П.Кутлин, авыл мәдәният йорты директоры П.Е.Куптараев чыгыш ясадылар.
Тантаналы чара Иске Әҗми мәдәният йортының үзешчән коллективлары - “Симет-тау” фольклор, «Чәҗәкәй» балалар фольклор, «Веснушки», «Нотка» вокаль ансамбльләре, «Радость» бию ансамбле катнашлыгындагы зур концерт белән төгәлләнде.
Читайте нас: