+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 гыйнвар 2018, 18:23

Яхшы ял иттек

Яңа ел каникуллары тәмамланды. Мәктәпләрдә кабат укулар башланды, имтиханнарга әзерләнәбез, тырышып белем алабыз.

Яңа ел каникуллары тәмамланды. Мәктәпләрдә кабат укулар башланды, имтиханнарга әзерләнәбез, тырышып белем алабыз.

Саф һавада йөрү һәм вакытны файдалы үткәрү минем өчен иң яхшы ял төре булды. Башкалада күңелгә ошаган шөгыль табып булса да, мин һәрвакыт кече туган илемә тартылам. Бакалыда кышын чаңгыда йөрергә, тау шуарга, биатлон үзәгенә барырга мөмкин. Әмма тимераякта шуу балалар һәм өлкәннәрнең иң яраткан кышкы күңел ачу төре булып тора.

Бу кышта энем белән күп вакытыбызны базар янындагы шугалакта үткәрдек. Биредә һәрвакыт күңелле, кечкенәләр һәм үсмерләр күп, хәтта зурлар да тимераякка баса. Кирәкле үлчәмдәге тимераяк Һәрвакыт бар һәм алар яхшы торышта. Матур музыка уйный, гирляндалар яктырта, чыршы тора – боларның барысы кышкы бәйрәм тойгысы тудыра һәм кәефне күтәрә. Экстрим яратучылар өчен зур булмаган текә тау да бар.

Каникулларда яхшы ял итем һәм яңа көч белән белем үрләрен буйсындырырга әзермен, дип ышаныч белән әйтә алам. Шуңа күрә Бакалыда балаларның кышкы ялын оештыручыларның барысына рәхмәт әйтәсем килә. Балаларның бәхетле көлүләре һәм шатланулары, сәламәтлекләрен ныгытулары өлкәннәрнең бу юнәлештәге хезмәте өчен иң яхшы бүләк булачак.


Читайте нас: