+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 гыйнвар 2018, 18:25

Юмарт күңелле кеше

Русьта юмарт күңелле кешеләр бар әле. Бу хакыйкатькә без күп тапкырлар инандык, һәм бүген минем олы йөрәкле кеше Марат Хәнифович Рәфәүтдинов турында сөйлисем килә. Казахстанның Целиноград өлкәсендә туып-үсеп, ул соңрак әти-әнисе Хәниф Дәүләтша улы һәм Анна Сергеевнаның тарихи туган җире Башкортстанга, ә аннан соң безнең районның Лесхоз поселогына күчеп кайта.

Русьта юмарт күңелле кешеләр бар әле. Бу хакыйкатькә без күп тапкырлар инандык, һәм бүген минем олы йөрәкле кеше Марат Хәнифович Рәфәүтдинов турында сөйлисем килә. Казахстанның Целиноград өлкәсендә туып-үсеп, ул соңрак әти-әнисе Хәниф Дәүләтша улы һәм Анна Сергеевнаның тарихи туган җире Башкортстанга, ә аннан соң безнең районның Лесхоз поселогына күчеп кайта. Бакалыдагы 2нче мәктәпне тәмамлый, СПТУ-2дә электрикка укып чыга, Мәскәүдә армия хезмәтен үтә, шунда эшкә кала.

Башкалада яшәп, якташыбыз (аны нәкъ шулай дибез) балачагы һәм үсмер чагы үткән поселокны онытмый. Әти-әнисе исән чакта отпускка башта алар янына кайтса, хәзер зур апасы Тәслимә Хәнифовна янына кайта.

Биш ел элек Марат Хәнифович кече туганы Арсэн йөргән “Елочка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә балалар китаплары, раскраскалар, әсбаплар белән иганәчелек ярдәме күрсәтте. Шул чордан алып традиция дәвам итә. Хөрмәтле иганәчебез ел саен балаларны, әти-әниләрне һәм балалар бакчасы хезмәткәрләрен бүләкләр: балалар әдәбияты, хайваннар турында китаплар, сувенирлар, хуҗалык товарлары белән шатландыра. 2016 елда ул балалар бакчасына принтер бүләк итте, быел 60 баланың һәрберсенә яңа ел бүләге, шулай ук китаплар җибәреп, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә зур шатлык китерде.

Балалар бакчасы коллективы, балалар һәм аларның әти-әниләре М.Х.Рәфәүтдиновка ихлас рәхмәт белдерәләр. Күңел юмартлыгы ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар белән бүләкләнсен. Район гәзитендә басылган рәхмәт юлларының Русия башкаласы Мәскәүдәге адресатына барып җитәчәген беләбез.

Читайте нас: