+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 гыйнвар 2018, 17:49

Корчайлылар объект сайладылар

Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу нәтиҗәсендә Боҗыр авыл Советы авыл биләмәсендә узган елда Боҗыр мәктәбен җылыту системасына капиталь ремонт ясалды. Хәзер анда җылы һәм уңайлы. Мәктәп администрациясе хуплаганнары һәм иганәчелек ярдәме күрсәткәннәре өчен авыл кешеләренә, “Боҗыр” кооперативына, ШЭ Пятибратовка, “Бакалы” кулланучылар җәмгыятенә рәхмәт белдерә.

Җиңү һәм 2017 елда башкарылган эшләр белән рухланып, биләмәдә яшәүчеләр алдагы елда катнашырга карар итте. Алдан авыл биләмәсе хатын-кызлар советы һәм ветераннар советы белән берлектәге утырышлар, сораштырулар, анкеталаштыру, җыелышлар, депутатлар һәм актив белән очрашулар үткәрелде, анда урындагы инициативаларны хуплау программасына кертү өчен биләмәнең иң актуаль мәсьәләләре каралды.

Йомгаклау җыелышы Корчай башлангыч белем бирү мәктәбе укучылары әзерләгән концерттан башланды, аны Корчай авыл клубы оештыручысы Надежда Пятибратова әзерләде.

Район хакимияте башлы-гының беренче урынбасары, финанс идарәсе начальнигы Ю.С.Зыязетдинов, авыл биләмәсе башлыгы Г.М.Васильева урындагы инициативаларны хуплау программасы турында җентекле сөйләделәр. Халыкның кискен социаль-икътисади проблемалары әйтелде һәм тикшерелде. Корчайлылар урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашырга бердәм карар иттеләр һәм Корчай авылы зираты коймасын агымдагы ремонтлау объекты итеп сайладылар. Авыл старостасы М.З.Нәбиев, Бакалы районының Почетлы гражданины, якташыбыз А.С.Грюмов, Л.Х.Егорова, Р.Р.Сәфәргалиев, Ю.М.Алчинов һәм башкалар хуплап чыгыш ясадылар.

Эшләрнең проект-смета хакы 700 мең сумлык, халыктан керәчәк өлеш проект суммасының 15 процентын тәшкил итә. Һәр ихатадан берәр мең сум җыярга карар ителде.

Г.ВАСИЛЬЕВА,

Боҗыр авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: