+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 гыйнвар 2018, 16:29

Камышлыларның хәтерендә калды

Камышлытамак авыл Советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр һәм кунаклар Яңа ел бәйрәмнәрен күңелле үткәрделәр. Авыл мәдәният йортында “Яңа 2018 елны каршы алу” театрлаштырылган тамашасы үтте. Авыл биләмәсе башлыгы И.Ә.Раянов кунакларга котлаулар белән мөрәҗәгать итте.

Камышлытамак авыл Советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр һәм кунаклар Яңа ел бәйрәмнәрен күңелле үткәрделәр. Авыл мәдәният йортында “Яңа 2018 елны каршы алу” театрлаштырылган тамашасы үтте. Авыл биләмәсе башлыгы И.Ә.Раянов кунакларга котлаулар белән мөрәҗәгать итте.

Кинәт залда ут сүнде, шомлы музыка яңгырады һәм Яңа ел чыршысы астына кара көчләр - Шүрәле (Зәлия Шәйхуллина), Убырлы карчык (Гөлшат Мәрданова) җыелдылар, алар Яңа елны каршыларга ничек комачаулык итәргә икәнлеген хәл итә башладылар. Аннан соң тамашачылар алдында интермедия уйналды, һәм бәйрәм кичәсе башланды. Яңа ел чыршысында төрле төстәге утлар җемелдәде, иңсәсенә бүләкләр салынган капчыгын асып, алсу йөзле Кыш бабай (Зәлир Шәмсетдинов), шулай ук аның алыштыргысыз ярдәмчесе Карсылу (Гөлшат Шәмсетдинова) көртле юл буйлап җәһәт атладылар.

Сөйкемле алып баручы Фәридә Яппарова уеннар, конкурслар һәм төрле күңел ачулар, дәртле музыка астында әйлән-бәйлән оештырды. Баянда Фәнүр Шәйхуллин уйнаган көйләргә Дәлимә Мөхәммәтова, Мөсфирә Минзаһирова, Әфидә Сабирова, Наилә Даутова, Мәснәви һәм Нурия Мөхәммәтовлар, Азалия Шәвәлиева башкаруындагы җырлар концерт программасының традицион номерлары булды. Рәмилә Габдуллина шигырьләр сөйләп шатландырды.

Тамашачылар күңелле конкурслар нәтиҗәсендә канәгатьлек кенә түгел, бәлки Кыш бабайдан призлар да алдылар. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар, 2017 ел юбилярлары Әфидә Сабирова һәм Нурия Мөхәммәтова лаеклы ялга чыгу уңаеннан шулай ук истәлекле бүләкләр алдылар. Шундый яхшы кәефтә концерт финалга якынлашты, аны бәйрәм дискотекасы дәвам итте.

Авылдашларыбыз Рәфис Кәшипович Закиров, Салават Әхмәтзакирович Муфаздалов, Марат Мөҗәвирович Шәңгәрәев, шулай ук «Бәрәкәт» агрокомплексы»ның иганәчелек ярдәме белән безнең бәйрәм матур үтте: Кыш бабайның сандыгы призлар белән тулы булды һәм ул тамашачыларга татлы бүләкләр өләште. Иганәчеләребезгә зур рәхмәт белдерәбез, алга таба уңышлар һәм чәчкә атуларын, гаилә бәхете һәм ныклы сәламәтлек телибез. Ел саен клуб алдына кардан сыннар ясап авыл кешеләрен сөендергән Әхмәтгәрәй Мотыйгуллинга да рәхмәт. Быел да, суык булуга карамастан, ул Кыш бабай һәм Карсылу сыннарын ясады.

Яңа ел – теләкләр чоры. Бәхет, мәхәббәт, муллык турында барлык хыяллар тормышка ашсын. Кече һәм зур Туган илебездә тормыш имин һәм матур булсын.
Читайте нас: