+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 февраль 2018, 11:27

Дини экстремизмны кисәтү максатларында

Экстремизм нәрсә ул, һәм бу хәвефле күренешкә каршы ничек көрәшергә? Соңгы вакытта әлеге тема җәмгыятьтә шактый еш күтәрелә, шуңа күрә безнең районга республикадан делегациянең - лекторларның күчмә төркеменең дини экстремизмны кисәтү максатларында килүен кунаклар чыгышын тыңлаган һәркем өчен файдалы дип әйтеп була.

Экстремизм нәрсә ул, һәм бу хәвефле күренешкә каршы ничек көрәшергә? Соңгы вакытта әлеге тема җәмгыятьтә шактый еш күтәрелә, шуңа күрә безнең районга республикадан делегациянең - лекторларның күчмә төркеменең дини экстремизмны кисәтү максатларында килүен кунаклар чыгышын тыңлаган һәркем өчен файдалы дип әйтеп була.


Авыл биләмәләре башлыклары, мәгариф, мәдәният, хокук саклау органнары, киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, дин эшлеклеләре, яшьләр алдында Р.Д.Карамышев - Башкортстан Республикасы Башлыгы карамагындагы дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр буенча Совет советнигы; З.Л.Сизоненко – М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының дини хәвефсезлек һәм дини белем бирүне үстерү фәнни-тикшеренү институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, социология фәннәре кандидаты, доцент (төркемнең координаторы); А.Н.Арсланов – Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары; Р.У.Маликов – Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең Русия Ислам университеты преподавателе; И.М.Гәрәев – Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының талантлы яшьләрне һәм яшьләр инициативаларын хуплау бүлеге начальнигы Р.В.Гайсин - БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Экстремизмга каршы тору буенча үзәгенең өлкән оперуполномоченные чыгыш ясадылар.
Лекторларның күчмә төркемнәре эшенең “куст” принцибы турында идеяне тормышка ашырып, чарада шулай ук Илеш һәм Чакмагыш муниципаль районнары вәкилләре катнашты. Лекторлар республикада һәм аларның ведомстволары тарафыннан террорчылыкка каршы юнәлештә нинди эшләр башкарылуы турында аңлаешлы һәм җентекле сөйләделәр.
Киңәшмәдә чыгыш ясап, муниципаль район Советы секретаре З.С.Зыязетдинов Бакалы районында бердәм һәм тату гаилә булып берничә милләт вәкилләре һәм төрле дин тотучылар яшәвен билгеләде. Алар өлкән буыннарның, ата-бабаларының гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен хөрмәтләп саклыйлар, булганның кадерен беләләр.
Очрашуга йомгаклар ясап, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Ф.Г.Хәйбрахманов алга таба авыл биләмәләре башлыклары, мәдәният, мәгариф, хокук саклау органнары, киңкүләм мәгълүмат чаралары үз эшендә кулланачак эчтәлекле һәм файдалы мәгълүмат өчен лекторларга рәхмәт әйтте.
Безнең районда күпмил-ләтле халык тынычлыкта һәм килешеп яши һәм конфессияара мәсьәләләр буенча проблемалар барлыкка килми, дип ассызыклады Фәрит Галимҗанович. Бу яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калу өчен мөмкин булганның барысын эшләргә чакырды.
Республикада, илдәге кебек, районда да халыклар арасында тынычлык, бердәмлек, аңлашучанлык хакимлек итүе, барысының иртәгәсе көнгә ышанычы булуы өчен тырышырга тиешбез, – диде ул.
Лекторлар төркеме вәкилләре Бакалыдагы 2нче урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары алдында да чыгыш ясадылар.
Читайте нас: