+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 февраль 2018, 11:37

Спорт залы шәһәрнекеннән ким түгел

Узган елда “Бердәм Русия” партиясенең “Балалар спорты” проекты ярдәмендә Михайловка мәктәбенең спорт залына ремонт һәм реконструкция үткәрелде. Балаларның мәктәптә спорт белән шөгыльләнүенә уңайлы шартлар булдыру, аларны физик культура һәм спорт белән мавыктыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау проектның максаты булып тора.

Проектны тормышка ашыруга федераль бюджеттан 754 мең сум акча бүленде. Бу идәннәрне тулысынча алмаштыру мөмкинлеге бирде, Иске тәрәзә блоклары урынына заманча яңа пластик конструкцияләр куелды. Еш кына агып торган җылыту системасы урынына яңасы урнаштырылды.
Тендерны Югары Яркәй авылыннан “Элекомп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять компаниясе җиңде. Объектны тапшыру сроклары тоткарлануга карамастан, эшләр башкарылды. Тендер үткәрүдән калган акча средствосына җылыту системасын алмаштырырга карар иттек. Эшне “Җылылык челтәре” җәмгыяте бригадасы бик кыска срокларда һәм яхшы сыйфат белән башкарды. Баш инженер Р.Н.Гыйбадуллинга һәм оешма хезмәткәрләре А.Н.Глуховка, С.З.Әделхановка, В.А.Хмельниковка рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.
Спорт залына җиңелчә ремонтны мәктәп хезмәткәрләре ясады.
Ремонтланган зал эшли башлау уңаеннан иганәчеләрдән 25 мең сумлык спорт инвентаре рәвешендә бүләк алдык.
Хәзер бина барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Мәктәп укучылары, шулай ук авыл биләмәсендә яшәүчеләр уңайлы шартларда спорт белән шөгыльләнү, шәһәрдә яшәүчеләр кебек үк уңайлыклардан файдалану мөмкинлеге алдылар.
Читайте нас: