+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 февраль 2018, 11:40

Өйрәнергә, үстерергә, сакларга

Туган тел бишектән үк оеша башлый, аның аркылы бала тирә-якны белә, аның аша фикерләрен, тойгыларын һәм кичерешләрен белдерергә өйрәнә. Һәр халыкның теле уникаль һәм кабатланмас, шуңа күрә туган телне башка тел белән алмаштырырга ярамый, аны өйрәнү һәм үстерү, сафлыгын һәм үзенчәлеген саклап калу мөһим.Район мәктәпләрендә туган телләрне өйрәнү “Мәгариф турында”, “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” Законнарга, республика халыклары телләрен саклап калу, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасына ярашлы оештырылды.

Туган тел бишектән үк оеша башлый, аның аркылы бала тирә-якны белә, аның аша фикерләрен, тойгыларын һәм кичерешләрен белдерергә өйрәнә. Һәр халыкның теле уникаль һәм кабатланмас, шуңа күрә туган телне башка тел белән алмаштырырга ярамый, аны өйрәнү һәм үстерү, сафлыгын һәм үзенчәлеген саклап калу мөһим.
Район мәктәпләрендә туган телләрне өйрәнү “Мәгариф турында”, “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” Законнарга, республика халыклары телләрен саклап калу, өйрәнү һәм үстерү дәүләт программасына ярашлы оештырылды.


Укучыларның һәм әти-әниләрнең (законлы вәкилләрнең) фикерен исәпкә алып, 14 мәктәптә 1101 укучы татар телен өйрәнә, бу татар милләтле балаларның гомуми санының 66,4 процентын тәшкил итә. Җиде мәктәптә 394 бала – туган башкорт (100 проц.), ике мәктәптә 19 бала - чуваш (34,5 проц.), башка балалар туган рус телен өйрәнәләр.

Туган телләрне өйрәнү һәм саклап калу буенча милли һәм телләр сәясәтен уңышлы тормышка ашыруда зур роль педагогларга бирелә. Туган телләр укытучыларының белем дәрәҗәсе югары, 98 проценты - югары белемле укытучылар.
Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының (җитәкче Т.И.Галиуллина), татар теле (С.Ф.Заманова) район методик берләшмәләре уңышлы эшли. Милли-төбәк компонентын тормышка ашыруда төп юнәлешләрнең берсе – укытучыларның квалификациясен системалы күтәрү. Район методик берләшмәләре “Мәгарифнең заманча сыйфатын тәэмин итү шарты буларак белем бирүнең яңа стандартларын кертү” проблемасы буенча эшлиләр. Интернет-ресурслар һәм интерактив такта кулланып ачык дәресләр үткәрәләр, иҗади эшләүче укытучыларның мәгълүмат-коммуникатив технологияләрне куллану тәҗрибәсе күрсәтелгән мастер-класслар карыйлар.
Туган телләрнең статусын күтәрү, укучыларның туган телләр белән кызыксынуын арттыру, белем сыйфатын яхшырту буенча билгеле бер эш үткәрелә. Мәсәлән, Республика көненә һәм Экология елына багышланган “Республикамны данлыйм” республика сочинениеләр конкурсында Бакалыдагы 1нче мәктәп укучысы Данил Заманов 11 сыйныфлар арасында татар теле буенча җиңүче булды.
Агымдагы елда “Урал батыр” эпосын яшь башкаручыларның республика конкурсында Дияш мәктәбе укучылары яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. “Дөнья халыклары эпослары геройларын презентацияләү” номинациясендә 8нче сыйныф укучысы Никита Кузнецов – икенче, “Дөнья халыклары эпосларының геройлары урыннары буенча иң яхшы юл күрсәтүче” номинациясендә өченче урынны 6нчы сыйныф укучысы Григорий Дмитриев, Алеся Санникова (5нче сыйныф) тамашачылар сөюе призын яулады. Бакалыдагы 2нче урта мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Арина Кузнецова “Дөнья халыклары эпослары геройлары”н презентацияләүдә өченче урынны алды.
Чәчәннәр мәктәбен үстерү, башкорт халык иҗатының иң яхшы үрнәкләрен саклап калу, башкорт халык эпосын дәүләт һәм туган телләрдә тарату максатларында ел саен яшь чәчәннәрнең республика конкурсы үткәрелә. Чакмагыш авылында узган зональ этапта безнең команда 6 район арасында җиңүче булды. Бөрҗән районында үткәрелгән “Урал батыр” эпосын яшь башкаручыларның XIX республика конкурсында 26 команда арасында беренче тур – эпосны яттан сөйләү йомгаклары буенча Мостафа мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Миләүшә Дусиевага икенче урын бирелде. Ике тур йомгаклары буенча район укучылары командасы өченче урынны алды.
Туган телләрнең абруен күтәрүгә олимпиадалар билгеле бер йогынты ясый. Башкорт теле дәүләт теле буларак өйрәнелүче белем бирү оешмалары арасында башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада Бакалыдагы 1нче урта мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Лиана Павлова (Т.И.Галиуллина) җиңүче дип табылды.
Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында 9нчы сыйныф укучылары Гөлназ Рамазанова (Бакалыдагы 1нче урта мәктәп, С.Ф.Заманова), Арина Муллагалина (Иске Куян мәктәбе, Ф.К.Закирова) җиңүчеләр булдылар. Казан шәһәрендә төбәкара олимпиадада Башкортстан укучылары командасында безнең яшь талантлар лаеклы чыгыш ясадылар һәм призчылар исәбенә керделәр. Арина Муллагалина шулай ук II дәрәҗә Дипломга лаек булды.
Укучыларның “XXII Вәлиди укулары” фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Башкортстанның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнүгә багышланган “Үз уеның” интеллектуаль конкурсы узды. Читтән торып үткәрелүче этап йомгаклары буенча Эльвина Каменева (Бакалыдагы 1нче мәктәп), Мурад Бахрамов һәм Аделина Ганиева (Иске Корыч мәктәбе) үзләренең тикшеренү эшләрен яклау өчен Ишембай шәһәренә чакырылдылар. Укучыларның эше III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде.
Акмулла олимпиадасында катна-шучыларның саны ел саен арта.
Тикшеренү эшчәнлеге - балаларның талантын үстерүнең әйдәүче факторларының берсе. Мәктәп укучы-ларының Кече фәннәр академиясе кысаларында тикшеренү эшләре республика конкурсының көндезге этабына Бакалыдагы 1нче мәктәпнең укучылары Камила Шәйхетдинова, Әдилә Халикова, 2нче мәктәптән Назгөл Хәкимованың эшләре тәкъдим ителде.
Татар теле буенча “Җанлы сүз” республика иҗади конкурсында Данил Заманов, Гөлназ Рамазанова, Диана Чернова,Резеда Шәймәрданова, Илдар Садыйков (Бакалыдагы 1нче мәктәп), Денис Мәсәлимов (Иске Корыч), Илдус Насыйбуллин (Мостафа), Диана Артемьева (Иске Әҗми), Клара Хөснетдинова (Камышлытамак мәктәбе) җиңүчеләр һәм призчылар булдылар.
Тел укытучыларының абруен арттыруда ел саен үткәрелүче “Ел укытучысы” республика конкурсы да мөһим роль уйный. 2018 елда “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсында районнан - З.Г.Тимергалиева (Иске Корыч), “Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсында Г.Ә.Нуретдинова (Бакалыдагы 1нче мәктәп) катнашачак. Узган елда шушы конкурс нәтиҗәләре буенча Ф.З.Яппарова “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә җиңүче булды.
Укытучылар шулай ук башка конкурсларда да катнашалар: Н.Мусин юбилеена багышланган иң яхшы методик эшләнмә өчен Иске Куян мәктәбе укытучысы Ф.К.Закирова БРның мәгарифне үстерү институты Мактау грамотасы белән бүләкләнде, Т.И.Галиуллина, Ф.К.Закирова шулай ук башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары арасында З.Ә.Биишева әсәрләре һәм иҗаты буенча методик эшләнмәләр конкурсы җиңүчеләре булдылар, Бакалыдагы 1нче урта мәктәптән Г.Ә.Нуретдинова да Җ.Киекбаев иҗаты буенча дәрес эшләнмәләре республика конкурсы йомгаклары буенча җиңүчеләр исәбенә керде.
Бүген без республиканың рус милләтле булмаган халкы ике телле дип әйтә алабыз. Әмма шул ук вакытта бу ике теллелек гармонияле дияргә мөмкинме? Кызганычка каршы, җавап һәрвакытта да уңай булмаячак. Рус милләтле булмаган халыкларның туган теленең социаль абруе кимеде. Кайбер әти-әниләр (кызганычка каршы, аларның саны күп) балаларының аларны өйрәнүгә каршы, шул рәвешле укучыларны туган телдә алырга мөмкин булган интеллектуаль үсешеннән мәхрүм итәләр. Чөнки нәкъ менә туган тел кешенең бөтен сәләтен ача, аның милли үзаңын формалаштыра, милли мәдәният һәм традицияләрне саклаучы булып тора. Бу турыда гаиләдә дә онытырга ярамый.


Читайте нас: