+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 март 2018, 11:27

Җыр-биюне алып юлдашка

Мәдәният сараенда жюри һәм тамашачылар игътибарына “Гаилә – иҗат дөньясы” халык иҗаты фестивале кысаларында чираттагы концерт программасы күрсәтелде. Смотрда Камышлытамак, Мостафа, Боҗыр авыл Советлары авыл биләмәләре торак пунктларының иҗади коллективлары катнашты.


Мәдәният сараенда жюри һәм тамашачылар игътибарына “Гаилә – иҗат дөньясы” халык иҗаты фестивале кысаларында чираттагы концерт программасы күрсәтелде. Смотрда Камышлытамак, Мостафа, Боҗыр авыл Советлары авыл биләмәләре торак пунктларының иҗади коллективлары катнашты.
Нәкъ менә башкару иҗатын ярату сәхнәгә төрле һөнәр вәкилләрен һәм төрле яшьтәгеләрне, районыбызның талантлы кешеләрен тамашачылар алдына чыгарды. Концерт бер сулышта, җылы иҗади шартларда үтте. Чагу халык костюмнары, солтанның һәм аның вәзирләренең (алып баручылар - авыл мәдәният йортлары җитәкчеләре Радик Биктимеров, Алевтина Халикова һәм Татьяна Никифорова бу рольләргә оста керделәр) көнчыгыш патшалыгы буенча сәяхәте белән башланып киткән сюжетлы номерлар тамашачыны шатландырды.
Концерт программасының барлык катнашучылары аларның йөрәгендә иң лаеклы урын алдылар. “Тулпар” ансамбле баянчыларының (Фәнүр Шәйхуллин) чыгышы күңелләргә хуш килде.
Камышлытамак музыкантларының бөтен күңелләрен биреп ихлас уйнаулары авыл кешесенең баян моңын никадәр сөюен тагын бер тапкыр күрсәтте. Чөнки, чынлап та, бер генә кич утыру яки туй да гармун яки баяннан башка үтмәгән. “Рампа” драма коллективы (Радик Биктимеров, Камышлытамак авыл мәдәният йорты) белән берлектә “Дуслык” татар фольклор ансамбле (Нурсилә Зәйдуллина, Камышлытамак авыл мәдәният йорты) куйган “Килен төшерү” театрлаштырылган тамашасы да аннан башка булмады.
Гаҗәпкә, күпләребез бер үк төрле җырларны һәм музыка уен коралларын ярата. Чөнки халык иҗаты әсәрләре бер тамырдан. Мостафа авылыннан тамашачылар яраткан җырчы Флүр Сибәгатуллин баянчылар Габделяппаровлар аккомпанементында башкарган җыры белән тальян моңнарына булган сөюне данлады. Көндәлек мәшәкатьләр эчендә дә авыл кешесе җыр һәм мәхәббәт турында беркайчан онытмады. Юкка гына җыр - кешенең җаны димиләр. Камышлытамактан “Тынычлык” ир-егетләр вокаль ансамбле (Радик Биктимеров) татар җырларына попурри башкарды. “Поговори со мною, мама” җырын кем генә белми икән? Бу лирик җырны Боҗырдан Клара, Лариса, Надежда һәм Любовь Зайцевалар гаиләсе башкаруында тыңладык. Корчай авылыннан Родионовлар триосы да мәхәббәт турында җырны оста башкарды, яшь катнашучылар Егоровлар шушы дулкынландыргыч хисләрне гитара кылларына кушылып данладылар.
Боҗырдан Тимур һәм Айнур Алчиновлар, Камышлытамактан Миңлегалимовлар-Зәйдуллиннар күп буынга яхшы таныш татар көенә, ә Боҗырдан Анастасия, Надежда, Эльвина һәм Татьяна Лобановалар һәм Камышлытамактан апалы-сеңелле Эльнара һәм Эльвира Зәйдуллиналар рус ритмнарына оста биеделәр. Боҗырдан Татьяна, Юлия һәм Анастасия Никифоровалар һәм Мостафадан хатын-кызлар коллективы сәхнәгә башкорт киемендә чыктылар, ә менә Мостафадан Йосыповлар тамашачыларны һинд биюе белән әсир иттеләр. Яшь буынның да биюләр яратуын билгеләү куанычлы. Корчайдан концертта яшь катнашучылар Кузьминнар, Муллиннар, Васильевлар, Шакиров һәм Егоровлар кызларының чыгышы көчле алкышларга күмелде. Корчайлылар Пятибратовлар заманча яшьләр хореографиясе белән чираттагы тапкыр тамашачыларны сокландырдылар. Туганнарның берсе – Влад алдагы номерда, залны бер минутка гаҗәеп атмосферага кертеп, иллюзионист буларак чыгыш ясады.
Программада күпмилләтле халкыбызның тарихы һәм көнкүреше белән бәйле күп кенә халык җырлары яңгырады. Мостафадан Нурия Сөләйманова тамашачыларга музыкаль номер бүләк итте. Яшь боҗырлылар Светлана, Надежда, Нина, Татьяна, Любовь һәм Ирина Алчиновалар “Ах, душа моя” җырын башкардылар. Тимергалиевлар, Латыйповлар һәм Камышлытамактан Хәйретдиновлар-Шәйхетдиновларның җырлары күңел түренә үтеп керде.
Тамашачылар һәр чыгышны юмарт алкышлар белән ихлас бәяләделәр.
- Бүген һәр чыгыш ясаучы хаклы рәвештә игътибарга һәм мактауга лаек, - дип бүлеште тойгылары белән Бакалыдан тамашачы Марина Алчинова. – Авыл гәүһәрләрен хупларга һәрвакыт шатмын, чөнки алар безгә чыганакларыбызны, җырларны, мәдәниятебезне онытырга ирек куймыйлар. Кулланма иҗат осталарының эшләрен дә билгеләп китәргә кирәк. Фойедәге күргәзмә экспонатларның матурлыгы һәм төрлелеге белән күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Гомумән, күңелле үткәрелгән кич өчен рәхмәтлемен.


Читайте нас: