+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
16 март 2018, 11:29

Боз астыннан балык тоту үзенчәлекләре

Ял көннәрендә 20 градуслы салкында нәрсә белән шөгыльләнергә? Әлбәттә, балык тотарга барырга! Һәвәскәр һәм яңа гына мавыга башлаган балыкчылар боз астыннан балык тотуның шәхси-командалы ярышлары үткән Үмер буасына барып нәкъ шулай эшләделәр дә.


Ял көннәрендә 20 градуслы салкында нәрсә белән шөгыльләнергә? Әлбәттә, балык тотарга барырга! Һәвәскәр һәм яңа гына мавыга башлаган балыкчылар боз астыннан балык тотуның шәхси-командалы ярышлары үткән Үмер буасына барып нәкъ шулай эшләделәр дә.
Анда үз эшендә иң яхшылар җыелды дип әйтергә мөмкин. Ярышларда авыл биләмәләреннән - 9 һәм учреждениеләрдән һәм пред-приятиеләрдән 8 команда катнашты. Кышын балык тоту осталыгын күрсәтү теләген барысы йөздән артыграк кеше белдерде, алар арасында гүзәл затлар да бар иде.
Мондый ярышлар күп еллар үткәрелә инде. Аны оештыручыларның - яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты белгечләре сүзләре буенча, бу ярышлар сәламәт яшәү рәвешен хуплау хәрәкәтенең бер өлеше.
Һәм менә ярыш шартлары аңлатылып, старт бирелде. Бурыч катлаулы түгел - өч сәгатьтә билгеләнгән зонадан мөмкин кадәр күбрәк балык тоту. Кармак салганчы, башта бәке тишәргә һәм балыкка алдавычтан тайпылып калмаячагын төшендерергә кирәк. Монда катнашучының активлыгы кирәк. Аларның һәркайсының үз технологиясе. Мисалга, Бакалы РЭЧы өчен катнашкан Бакалыдан Александр Зуев тәҗрибәсе белән уртаклашты:

- Кискен хәрәкәтләр ясамау, мормышканы өскә-аска йөртү, кинәт җиңелчә тарту һәм балыкны сөйрәп чыгару мөһим.
Балык тоту, әлбәттә, ир-егетләр шөгыле, әмма гүзәл затлар алардан калышырга теләми. Ярышларда катнашучылар арасында хатын-кызлар үзләрен, егетләрнең яшь буыны кебек үк, уңайлы хис иттеләр. Корчай авылыннан Марианна Егорова балыкны зур дәрт белән һәм рухланып тотты.


- Ыргакка балык эләккәч нинди шатлык кичергәнне күз алдына китерә алмыйсыздыр, иге-чиге юк! - ди ул. Катнашучы ярышка ир туганнары белән килгән.
Табигать балыкчыларга беркайчан булмаганча кояшлы, чама белән салкынча көн бүләк итте. Бакалы авыл Советы өчен ярышучы Уфадан килгән кунак Валерий Яковлев та моны тойган:

- Энтузиазм һәм спорт дәрте белән тулымын. Яраткан эштән, балык тотудан, башка балыкчылар һәм табигатьнең үзе белән аралашудан канәгатьлек алырга бернәрсә комачаулык итми. Яхшы традицияне дәвам иткән өчен оештыручыларга рәхмәт.
Барлык ярышлардагы кебек, көчлеләр ачыкланды. Авыл биләмәләре арасында бакалылар җиңүчеләр булдылар. Яңакатайлылар - икенче, ахманлылар өченче урынны алды.
Учреждениеләр һәм предприятиеләр арасында команда исәбендә Бакалыдагы 1нче мәктәп иң яхшысы булды, икенче урын Бакалы РЭЧ командасында, өченче - Бакалыдагы 2нче мәктәптә.

Урал Гайсин абсолют беренчелектә җиңү яулады, ул махсус “Иң зур балык өчен” призы алды. Юрий Попов (икесе дә Бакалы авыл Советы авыл биләмәсеннән) икенче урынны алды, мәктәпкәчә яшьтәге Илья Михайлов (Боҗыр авыл Советы авыл биләмәсе), ул иң яшь катнашучы да, алдынгыларның өченчесе булды. Яңа Катай авыл Советыннан 75 яшьлек Фәрит Зарипов иң өлкән катнашучы дип табылды.
Чарада катнашучыларның барысы канәгать калдылар. Кемдер бүләк, кемдер күңел көрлеге алды, вакытын актив ял белән баетты.


Читайте нас: