+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
16 март 2018, 11:38

Файдалы хезмәттәшлек

Гаиләдә, мәктәптә проблемалар барлыкка килсә, нәрсәдер өчен курку һәм икеләнү булса, тел буенча катлаулы киртәне җиңү мөмкин булмаса, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Әлбәттә, психологларга, логопедларга, дефектологларга.

Гаиләдә, мәктәптә проблемалар барлыкка килсә, нәрсәдер өчен курку һәм икеләнү булса, тел буенча катлаулы киртәне җиңү мөмкин булмаса, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Әлбәттә, психологларга, логопедларга, дефектологларга.
Авыл мәктәбендә, кызганычка каршы, мондый яхшы белгечләр юк. Шуңа күрә фән укытучыларына, сыйныф җитәкчеләренә, мәктәп администрациясенә бу рольне үзләренә башкарырга туры килә. Әмма кайвакыт коллектив эчендә психологик ярдәм күрсәтергә омтылуның барысы да уңышлы үтми. Бала белән грамоталы белгеч әңгәмәләшкәндә бу бөтенләй башка эш.
Безнең әти-әниләр һәм балалар өчен психолог белән аралашу, логопед һәм дефектолог белән шөгыльләнү әлегә яңалык булып тора, әмма акрынлап традициягә керә. Икенче ел инде без мәктәпкә Бакалы коррекцион мәктәбе белгечләрен чакырабыз. Күптән түгел бездә психолог Е.А.Вәлиуллина, беренче категорияле укытучы-логопед И.С.Сазанова, югары категорияле укытучы-дефектолог М.В.Скарякина булдылар.
Е.А.Вәлиуллина өлкән сыйныфлар укучыларына имтиханнарга әзерләнгән вакытта стрессларны ничек җиңәргә, БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарына нәтиҗәле әзерләнү һәм аларны яхшы тапшыру турында сөйләде. Мәктәпне тәмамлаучыларның алга таба максатларын ачыклау өчен кызыклы тренинглар, тестлар үткәрде. Укучылар файдалы күп мәгълүмат белделәр.
Балалар начар булып тумыйлар, аларга бары вакытында ярдәм итми калалар, дигән сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Тел проблемасы мәктәпнең теге яки бу фәннәрен үзләштерүдә авырлыклар китереп чыгара, читләшүнең еш очрый торган сәбәбе булып тора. Алар белән вакытында эшли башласаң, бу проблеманы хәл итәргә мөмкин. М.В.Скарякина һәм И.С.Сазанова безнең балалар бакчасында эшләп, тәрбияләнүчеләр белән алга таба эшләү буенча тәкъдимнәр бирделәр. Алар әти-әниләргә сөйләм телен бозучы сәбәпләрнең күп төрле булуын аңлаттылар. Мондый балаларга үзенчәлекле якын килү, игътибар таләп ителә. Аларга укытучыларның һәм әти-әниләрнең ярдәме кирәк, өстәвенә, ул вакытында күрсәтелергә, квалифкацияле, системалы булырга тиеш.
Аңлап караулары һәм хуплаулары өчен мәктәп администрациясе һәм әти-әниләр исеменнән Бакалы коррекцион мәктәп директоры Л.А.Гыймалтдиновага һәм аның яхшы коллективына рәхмәт әйтәсе килә. Мондый педагогик десантларның традициягә керәчәгенә һәм даимига әйләнүенә өмет итәбез.
Читайте нас: