+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
16 март 2018, 11:09

Җыр һәм сафта йөрү смотры

Мәктәптә традицион сафта йөрү һәм җыр смотры узды, анда мәктәпкәчә белем бирү төркемендә тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Отряд командирлары рапортларын тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге нигезләре преподаватель-оештыручысы Р.А.Ибраһимов кабул итте. Ул бу чараны күп еллар оештыра һәм үткәрә, үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

Мәктәптә традицион сафта йөрү һәм җыр смотры узды, анда мәктәпкәчә белем бирү төркемендә тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
Отряд командирлары рапортларын тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге нигезләре преподаватель-оештыручысы Р.А.Ибраһимов кабул итте. Ул бу чараны күп еллар оештыра һәм үткәрә, үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
Балалар бу көнгә тырышып әзерләнделәр. Һәр отряд тематик костюмнар белән аерылып торды. Алар төрле күнегүләр башкару осталыкларын күрсәттеләр: тигез адымнар белән сафта йөрделәр, бер яки ике шеренгага тезелделәр.
Жюри тарафыннан тышкы йөз, гәүдәне төз тоту, сафта җыр башкару, синхронлык һәм башкалар бәяләнде.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бу җитди сынау булды, чөнки смотрда алар беренче тапкыр катнаштылар. Зуррак балалар да яхшы чыгыш ясадылар. Отрядлар җырлап узганда барысын горурлык биләп алды.
Тамашачылар балаларның шундый җитди әзерләнәчәген күз алдына да китерә алмаганнардыр. Сыйныф җитәкчеләре, тәрбиячеләр моның өчен вакытларын һәм көчләрен кызганмаганнар, һәм нәтиҗә күренеп тора - барлык отрядлар яхшы чыгыш ясады.
Укучылар башка сынаулар да үттеләр: эстафетада катнаштылар, аркан тартыштылар.
1-4нче сыйныфлар арасында 3нче сыйныф һәм мәктәпкәчә белем бирү төркемендә тәрбияләнүчеләр беренче урынны алдылар. 1,2,4нче сыйныфлар отрядлары икенче урынны бүлештеләр. - Җыр һәм сафта йөрү смотры – мәктәпнең күркәм традицияләренең берсе, - дип билгеләде мәктәп директоры В.Р.Семенов. - Быел да чара чын бәйрәмгә әйләнде.

Барлык командалар мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Читайте нас: