+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 апрель 2018, 13:16

Көмеш медаль - безнең волейболчыларда

Чишмә поселогында 30 марттан 1 апрельгә кадәр Башкортстан Республикасы Авыл спорт уеннары исәбенә ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча финал ярышлары узды. Бакалы районының ир-егетләр җыелма командасы Кушнаренко авылында узган зональ ярышларда беренче урын алып, финалга чыкты.

Чишмәдә Бакалы спортчылары Әбҗәлил, Бүздәк, Балтач, Чишмә һәм Уфа районнары җыелма командалары белән очраштылар. Барлык көндәшләрне җиңеп, соңгы 25 елда беренче тапкыр бакалылар үзләренә турнирның финалына чыгуны тәэмин иттеләр. Кырмыскалы районы командасы соңгы 5 елда һәрвакыт призлы урыннарны биләде һәм бу тәҗрибә финал алышларда ярдәмләште: алтынны – кырмыскалылар, көмеш медальне бакалылар алды.
Безнең районны лаеклы күрсәткән спортчыларыбыз Альмир Гомәров, Рәдиф Зәйнуллин, Динар Латыйпов, Максим Марков, Илфат Миндияров, Илнар Нәбиев, Денис Опарин, Владимир Романов, Дмитрий Филиппов, Айрат Шәймөхәммәтовны котлыйбыз. Команданың тренеры – С.С.Санников.

Читайте нас: