+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 апрель 2018, 13:02

Профилактикалау эшен дәвам итәргә

Район хакимияте башлыгы-ның социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары - районның наркотикларга каршы комиссиясе рәисе урынбасары Ф.Г.Хәйбрахманов үткәргән наркотикларга каршы комиссия утырышында 2017 елдагы эшләргә йомгаклар ясалды.

Район хакимияте башлыгы-ның социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары - районның наркотикларга каршы комиссиясе рәисе урынбасары Ф.Г.Хәйбрахманов үткәргән наркотикларга каршы комиссия утырышында 2017 елдагы эшләргә йомгаклар ясалды.
Фәрит Галимҗанович наркотикларга каршы комиссиянең чаралар планы үтәлеше турында җентекле мәгълүмат бирде. Каралган барлык мәсьәләләр буенча, ә алар 19 иде, карарлар чыгарылды, үтәлү сроклары, җаваплы кешеләр һәм башкаручылар билгеләнде, диде ул.
Комиссия әгъзалары, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре спорт, мәдәни-күмәк чараларны, шул исәптән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм яман гадәтләрне профилактикалауга юнәлтелгән акцияләрне оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаштылар.
Августта яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты авыр тормыш хәлләрендә калган һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә исәптә торган балалар өчен “Юный спецназовец” профильле лагере оештырды һәм үткәрде. Балаларны һәм яшьләрне физкультура-сәламәтләндерү чараларына җәлеп итүгә зур игътибар бүленде, 4000нән күбрәк баланы һәм үсмерне җәлеп итеп 218 чара үткәрелде.
Синтетик наркотикларны, шул исәптән потенциаль хәвефле психоактив матдәләрне, шулай ук тәмәке итеп тартылучы катнашмаларны куллануның негатив нәтиҗәләре турында районның киңкүләм мәгълүмат чаралары район халкына аңлатып тордылар. Мәсәлән, “Бакалы телевидениесе” телеканалында 2017 елда 30га якын яңалыклар сюжеты, наркотиклар һәм наркотиклы матдәләрне законсыз тарату турында гражданнарның мөрәҗәгать итүе өчен телефоннар күрсәтелеп роликлар урнаштырылды. “Авыл таңнары” гәзите битләрендә наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау темасына 100дән күбрәк материал басылды.
Яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты белгечләре ел дәвамында “Үз юлыңны сайла”, “Үзең сайлап ал”, “Начар гадәтләр” һәм башка темаларга тарату материаллары, буклетлар һәм плакатлар эшләделәр. Мәгълүмати материаллар волонтерлар, «Бердәм Русия»нең яшь гвардиясе»нең төбәк бүлекчәсе активистлары һәм “Бергә” сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучылары тарафыннан чаралар үткәрелгән, яшьләр һәм балигъ булмаганнар җыелган урыннарда таратылды.
Район территориясендә “Наркотикларга киртә” оператив-профилактикалау чараларының өч этабы, ведомствоара “Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит” бөтенрусия наркотикларга каршы акциясенең ике этабы, “Русия балалары-2017” ведомствоара комплекслы оператив–профилактикалау операциясенең ике этабы, “Мәк” ведомствоара комплекслы оператив-профилактикалау операциясенең ике этабы үткәрелде. Әлеге чараларны оештыруда наркотикларга каршы комиссия әгъзалары турыдан-туры катнаштылар.

Наркоманияне профилактикалау, наркомания белән авыручыларны ачыклау, дәвалау һәм реабилитацияләү буенча Бакалы район үзәк дәваханәсенең эше турында врач-нарколог В.Р.Сафуанов җентекле сөйләде.
Владимир Ревмирович наркологик учреждениеләр гомуми кыскартылган чорда районда наркологик хезмәтнең сакланып калуын билгеләде. Мохтаҗларга медицина ярдәме амбулатор шартларда, расланган стандартлар нигезендә күрсәтелә. Эш ел дәвамында даими алып барыла. Һәм ул медицина челтәре һәм әлеге проблеманы хәл итүгә юнәлтелгән башка иҗтимагый структуралар тарафыннан наркотикларга каршы пропаганданы алга таба да үткәрү буенча берничә тәкъдим кертте.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе өлкән оперуполномоченные К.С.Антошкин чыгышында наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне ачыклау, ачу буенча эшнең нәтиҗәлелегенә тукталды. Ул районда яшәүчеләрнең наркотик матдәләр таратуның аларга билгеле фактлары турында хәбәр итә, белгечләр консультациясе ала алуларын һәм наркоманияне профилактикалауны камилләштерү буенча полиция бүлегенә һәм дежур частька телефоннан шалтыратып тәкъдимнәр кертә алуларын ассызыкладылар.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесенең наркоманияне профилактикалау һәм “хәвеф төркеме”нә кергән балигъ булмаганнар тарафыннан психотроп матдәләр куллануны кисәтү буенча эше, белем бирү учреждениеләре, әти-әниләр белән тыгыз хезмәттәшлек, шулай ук рейд чаралары үткәрү турында балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение инспекторы, полиция лейтенанты Н.К.Данилова сөйләде.

Район халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркоманияне, алкоголизмны, тәмәке тартуны профилактикалау буенча урындагы телевидение эше турында Бакалы мәгълүмат үзәге директоры И.М.Шәйгарданов сөйләде.Наркотикларга каршы тематика урындагы телевидение тапшыруларында системалы чагыла, әлеге теманы яктырту берничә юнәлеш буенча алып барыла, диде Ильяс Мирзанурович.
Район комиссиясе утырышы йомгаклары буенча Бакалы район үзәк дәваханәсенең наркоманияне һәм алкоголизмны профилактикалау, наркомания белән авыручыларны ачыклау һәм реабилитацияләү буенча алга таба эшенә юнәлтелгән карар кабул ителде; Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлегенә участок уполномоченныйларының халык арасында профилактикалау эшен көчәйтергә, балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында кызыксынган хезмәтләр белән берлектә профилактикалау эшен көчәйтү алар белән хезмәттәшлекне ныгыту тәкъдим ителде. Балигъ булмаганнар тарафыннан наркотикларны законсыз куллану өлкәсендәге җинаятьләргә каршы көрәш буенча тырышлыкларны координацияләү һәм берлектәге чараларны эшләү өчен районның белем бирү һәм медицина учреждениеләре җитәкчеләре белән мәгълүмат белән алмашуны тәэмин итәргә.

Районның “Авыл таңнары” гәзите битләрендә һәм урындагы телевидение чыгарылышларында билгеләнгән тема буенча материалларны һәм тапшыруларны алга таба да системалы рәвештә урнаштыру тәкъдим ителде.
Читайте нас: