+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 апрель 2018, 11:16

«Нур» шатлык бүләк итте

Уфа “Нур” дәүләт театры артистларының килүе бакалылар өчен күңелле, шатлыклы һәм көтеп алынган вакыйга. Һәр тапкырында актерлык осталыклары белән шатландырган югары һөнәрмәнд “Нур” труппасы белән яңа очрашуларны без һәрвакыт көтеп алабыз. Бу тапкырында да шулай булды.

Уфа “Нур” дәүләт театры артистларының килүе бакалылар өчен күңелле, шатлыклы һәм көтеп алынган вакыйга. Һәр тапкырында актерлык осталыклары белән шатландырган югары һөнәрмәнд “Нур” труппасы белән яңа очрашуларны без һәрвакыт көтеп алабыз. Бу тапкырында да шулай булды.
Гаилә һәм Башкортстан Республикасының халык шагыйре Әнгам Атнабаев тууның 90 еллыгы елында тамашачылар алдында нурчылар шушы язучы пьесасы буенча БРның атказанган артисты Азат Җиһаншин постановкасындагы “Ул кайтты...” спектакле белән чыгыш ясадылар. Ә яшь тамашачыларны Туфан Миңнуллинның Зиннур Сөләйманов постановкасындагы «Авыл эте Акбай» спектакле белән шатландырдылар.
Район Мәдәният сараена “Ул кайтты...” спектаклен карарга яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре дә, бер сүз белән, театрга битараф булмаган барысы җыелды. Пьеса беренче минутлардан ук мавыктырды һәм беркемне дә ваемсыз калдырмады. Фронтовик, Туган иленә, яраткан хатыны янына кайту өчен язмышны җиңгән геройның тарихы сугышта катнашучыларның башка миллионлаган тарихына охшаш. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң 18 ел үткәч Тимербулат (төп герой) туган авылына әйләнеп кайта, әнисе, ул фронтка киткәч туган улы белән очраша. Очрашу шатлыгы өметсезлек, күңел ярасы белән алмашына – авыр әсирлектә һәм чит илләрдә тамуг газаплары үткәндә юл күрсәтүче йолдыз булган сөеклесе кияүдә булып чыга...
Тамашачылар төп геройлар белән бергә дулкынланып һәм борчылып вакыйгалар барышын күзәттеләр, елап та алдылар, уйландылар да, көлделәр дә. Гаилә кыйммәтләре, мөнәсәбәтләрдә түземлелек, мәхәббәт кебек шундый мөһим темаларга кагылып, драма безгә, тамашачыларга, бик күп эмоцияләр һәм уйлану өчен азык бирде.
Артистларның һәрберсе үз ролен бик яхшы башкарды. Әмма төп геройлар - Тимербулатның (Айнур Баянов), Мәрзиянең (БРның атказанган артисты Зөһрә Шәрәфетдинова) һәм, әлбәттә, Сәгыйдәнең – якташыбыз Гөлназ Мөхәммәдиеваның уйнавын аерып билгелисе килә, аның үз-үзен тотуы залны күптапкырлар көләргә мәҗбүр итте. Аны - театрның әйдәүче актрисаларының берсен, Куштирәк авылында туып үскән якташыбызны, Башкортстан Республикасының атказанган артистын зал аеруча җылы каршы алды. Гөлназ бу театрда аңа нигез салынуның беренче көннәреннән – 1993 елдан башлап, Уфа дәүләт сәнгать институтын “Драма театры һәм кино актеры” белгечлеге буенча тәмамлаганнан соң эшли башлый. Бу еллар эчендә ул чагу сәхнә образлары - М.Фәйзи әсәреннән Галиябану, Т.Миңнуллинның - Хәмидә, Р.Сафинның Бибигөл образларын һ.б. тудырды. Спектакльне карап, без якташыбызның һәм театрның бөтен коллективының югары һөнәрмәндлегенә тагын бер тапкыр инандык. Актерларга башкару осталыгы һәм матур ял кичәсе өчен ихлас рәхмәт белдерәбез. Кызыклы режиссура, көчле драматургия, нечкә һәм сәнгатьле уен белән шатландырган театр коллективы белән алга таба да күп очрашулар көтүенә ышанабыз.
Читайте нас: