+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
17 апрель 2018, 12:25

Кыю һөнәр кешеләре

Бакалы районында һөнәри янгын сагын булдыру без әле Советлар Союзында яшәгән елларга туры килә. Бакалы авылы 1957 ел башына кадәр 1936 елда төзелгән янгын депосында чират буенча дежур торып авылда яшәүчеләрнең үзләре тарафыннан саклана. Анда кулдан эшләүче “красный факел” янгын сүндерү насосы һәм һәркайсына 200әр литр су сыешлы ике мичкә белән җигүле ике ат була. “Коралланышта” районда иң яхшы дип исәпләнелүче һәм янгын сүндерү йөген алып барырга өйрәтелгән 4 ат та була. Янгын сүндерү депосы “Новый путь” колхозына карый. Арытабангы елларда М-600 мотопомпасы алына.

Бакалы районында һөнәри янгын сагын булдыру без әле Советлар Союзында яшәгән елларга туры килә. Бакалы авылы 1957 ел башына кадәр 1936 елда төзелгән янгын депосында чират буенча дежур торып авылда яшәүчеләрнең үзләре тарафыннан саклана. Анда кулдан эшләүче “красный факел” янгын сүндерү насосы һәм һәркайсына 200әр литр су сыешлы ике мичкә белән җигүле ике ат була. “Коралланышта” районда иң яхшы дип исәпләнелүче һәм янгын сүндерү йөген алып барырга өйрәтелгән 4 ат та була. Янгын сүндерү депосы “Новый путь” колхозына карый. Арытабангы елларда М-600 мотопомпасы алына.
Үз авылларында чыккан янгын белән көрәшергә сәләтле янгын сүндерү дружиналары бөтен авылда да булмый, шуңа күрә янгыннар авыл кешеләренә зур зыян салып, еш кына гаять зурга әйләнә. Мәсәлән, 1940 елның 5 июлендә Яңа Илек авылында 9 йорт һәм 9 ихата корылмасы яна. Балигъ булмаган малайларның сарайда тәмәке тартуы янгын чыгу сәбәбе була. Зыян 14173 сум тәшкил итә.
50нче елларда да район территориясендә Нагайбак, Катай, Корыч-Каран, Галиуллинка һәм башка авылларда зур янгыннар була. Мондый хәл, табигый ки, республика Эчке эшләр министрлыгы һәм район җитәкчелеген хәвефләндерми калмый. Башкорт АССРы янгын сагы идарәсе тарафыннан 1957 елда Бакалыда Шәһәр янгын сүндерү командасы булдырыла, алга таба 11нче янгынга каршы часть дип үзгәртелә. Бөек Ватан сугышында катнашучы, Совет Армиясе офицеры Б.А.Аптикаев аның начальнигы итеп билгеләнә.
1957 елның июнендә 400 метрга сүтелүче җиңсәле һәм 300 литр су сыешлы тагылма мичкәле ПМГ-20 маркалы беренче янгын сүндерү машинасы, ике елдан соң – 950 литр су сыешлык белән ПМГ-19 автоцистернасы, аннан соң ЗИС-5 шассиена 3000 литрлы сыешлык белән ПМЗ-2 кайтарыла. Кайтарылган машина янгын сүндерү тактикасын тамырыннан үзгәртә, күп күләмдә су булу ут чыганагын тиз локальләштерү һәм бетерү мөмкинлеге бирә.
1960 елда Б.А.Аптикаев инициативасы буенча һәм район җитәкчелеге ярдәме белән Кызыл партизаннар урамында өч янгын сүндерү машинасына исәпләнгән яңа депо (Бакалыдагы 2нче мәктәпнең хәзерге ашханәсе) төзелә.
Булган техника һәм Шаран, Туймазы, Илеш, Актаныш районнары янгын сүндерүчеләре ярдәме белән 1970 елда Иске Илек авылында чыккан зур янгынны локальләштерү, ә аннан соң бетерү мөмкин була. Әмма янгын нәтиҗәсендә ихата-каралтылары белән 62 йорт һәм район кулланучылар союзы магазины янып юкка чыга. Өлкәннәрнең хәтерендә, ул вакытта бәладә барысы да ярдәм итә, кыска вакыт эчендә колхозларның һәм совхозларның гомуми көче белән кышка кадәр 62 торак йорт төзелә һәм каза күрүчеләр акчалата ярдәм алалар.
Район җитәкчелеге, колхозлар, совхозлар җитәкчеләре ирекле янгын сүндерү дружиналарының сугышчан әзерлегенә күбрәк игътибар бирә башлыйлар. Шул елларда “Совет”, “Новый путь”, Ленин исемендәге, “Кызыл чишмә”, М.Горький исемендәге, “Ленинский путь” колхозларында янгын сагы деполары төзелә, шулай йөк автомобильләре янгын сүндерү автоцистерналары белән җиһазландырыла.
Колхоз рәисләре С.Х.Бәхтияров, А.И.Шәрифуллин, Н.Ш.Шәйдуллин, З.С.Габдуллин, С.Х.Фәхретдинов янгын сагы депосы төзү, машиналарны җиһазлау һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча актив эшлиләр.
М.К.Кәримов һәм Р.З.Закиров (“Кызыл чишмә”), Н.З.Ильин (“Совет”), М.М.Миңнегәрәв һәм К.Х.Биктимеров (М.Горький ис.), Я.С.Якупов (Бакалы совхозы), М.П.Алексеев (Яңа Маты совхозы), Г.М.Кутлин (Ленин ис.) колхозларда һәм совхозларда профилактикалау эшләрен яхшы оештыручылар булдылар.
Бикҗан Асылкаевич Аптикаев 1989 елга кадәр өч дистә елдан артыграк янгын хезмәтенә гадел һәм намуслы җитәкчелек итте. Тату һәм бердәм коллектив формалашты, бер-берсенә ярдәмләшеп барысы да көйле эшләделәр. Каравыл начальнигы В.П.Сидоров 38 ел дәвамында ут стихиясе белән көрәште, ул җитәкчелек иткән каравыл ярышларда беренче урыннарны яулады. Ул уртак тел таба, ут белән көрәшү сәнгатен камил белде, янгыннарны сүндергәндә оста җитәкчелек итте.
Гафури районында туып-үскән, безнең районга 1955 елдан 1963 елга кадәр чорга Бакалы районы эчке эшләр бүлегенә командировкалаган офицер, Бөек Ватан сугышында катнашучы А.Г.Мәхмүтов сугыштан соңгы елларда БАССР Эчке эшләр министрлыгы янгын сагы идарәсенең Бакалы районы буенча Дәүләт янгын күзәтчелеге беренче инспекторы була. Ул янгыннарны-профилактикалау эше белән актив шөгыльләнә, районның торак пунктларына һәм объектларына янгын-тактик тикшерүе үткәрә, ирекле янгын сагы дружиналары булдыруда катнаша, аларны кулдан эшләтелүче “красный факел” янгын сүндерү насослары белән тәэмин итә.
Эчке хезмәтнең отставкадагы майоры, Бөек Ватан сугышында катнашучы А.В.Васильев Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекциясе начальнигы булып ике дистә елдан күбрәк хезмәт итә һәм районның янгын сүндерү эшенә зур өлеш кертә. Ул елларда Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлар составының һәрберсенә районның торак пунктларына бару өчен “Урал” мотоциклы беркетелде. Кышкы вакытта эчке эшләр бүлегенең ат абзарыннан чанага атлар җигелә, авыллар һәм район үзәге арасында автобуслар йөрми. Халык белән көн саен аралашу, колхозлар, совхозлар, авыл Советлары һәм район җитәкчеләре белән эшлекле элемтә аңа районда янгын хәвефсезлеген ныгыту бурычларын уңышлы үтәргә булышлык итә.
Эчке хезмәтнең отставкадагы майоры И.К.Шәрәфетдинов янгын сүндерү депосының хәзерге ике катлы бинасын төзү эшенә күп көчен салды, ул Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы вазыйфасында хезмәтен 1967 елда башлый, район эчке эшләр бүлегенең Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлекчәсен, аннан соң 65нче янгын сүндерү частен җитәкләде. Намуслы эше өчен районда хөрмәт казанды. Пенсиягә киткәннән соң 1999-2002 елларда ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең район советын җитәкләде.
Эчке хезмәтнең отставкадагы капитаны В.С.Зуев эчке эшләр бүлегенә хезмәткә кергәнче ВДПОда янгынга каршы профилактика буенча инструктор булып эшләде. Өлкән инспектор 27 елдан күбрәк районның 9 колхозы һәм 27 торак пункты территориясендә дәүләт янгын күзәтчелеген тормышка ашырды. Янгынга каршы чараларның тәкъдим ителгән күрсәтмәләренең үтәлүенә иреште, авыл Советлары сессияләрендә карау өчен чаралар планына тәкъдимнәрне үз вакытында кертте, бу ут китергән матди зыянны сизелерлек киметү, янгыннарда кешеләрнең һәлак булуына юл куймау мөмкинлеген бирде. Ул шулай ук Ахман авылында янгын сүндерү депосы төзүдә ярдәм күрсәтте. Пенсиягә чыкканнан соң берничә ел янгын сагының башлангыч ветераннар оешмасын җитәкләде.
М.М.Аптикаев – эчке хезмәтнең отставкадагы майоры, отряд начальнигы урынбасары 25 ел дәвамында дәүләт янгынга каршы хезмәтнең төрле вазыйфаларын биләде. Михаил Минлиятович янгыннарга каршы көрәш мәсьәләсенә җитди игътибар бирде, Урманай, Куштирәк, Боҗыр, Мостафа, Иске Әҗми, Камышлытамак, Дияш, Михайловка авыл Советларында профилактикалау эше үткәрде. Колхоз рәисләре һәм авыл хакимиятләре башлыклары, ирекле янгын сүндерү дружиналары начальниклары белән тыгыз бәйләнештә эшләде. Дәүләт янгын күзәтчелегенең инспекторлар составы, колхозларның һәм совхозларның ирекле янгын сүндерүчеләре көче белән бу елларда районда янгын-профилактикалау эше ныгыды.
Каравыл начальнигы Б.И.Рыжиков, ул янгын сагында 25 елдан күбрәк эшләде, шоферлар Н.А.Тангаев, И.В.Казаков, каравыл начальнигы А.М.Емашев һәм башкалар намуслы хезмәт белән аерылып тордылар. Озак һәм фидакарь хезмәт белән тупланган белемнәр, тәҗрибә – болар янгын сагы эшенең нигезен тәшкил итә.
Бүген коллективта үз хезмәт бурычларын бик яхшы үтәгән хезмәткәрләр күп. Алар дисциплиналы һәм үзләренә карата таләпчән. Каравылларның личный составы башкаручанлык һәм янгыннарны сүндергәндә кыюлык белән аерылып тора.
Нәкъ менә ветераннар Бакалы районында 1950-1970нче елларда янгын сүндерү эшен күтәрделәр, авыр 1990нчы еллардагы үзгәртеп кору чорында традицияләрне югалтмадылар. Алар янгыннарны сүндерү алымнарын һәм ысулларын камилләштерү, матди-техник тәэмин ителеш, кадрларны әзерләү һәм тәрбияләү, янгыннарны кисәтү эшендә ышанычлы, ныклы терәк булдылар. Зур рәхмәт сезгә, кадерле ветераннар, һөнәри бәйрәм белән сезне!

Читайте нас: