-12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 Май 2018, 11:42

Эш юнәлешенең берсе

Террорчылык: кешеләрне урлау, заложник итеп алу, самолетларны урлап китү очраклары, бомбалар шартлату, этно-конфессиональ конфликтларда көч куллану актлары, аларны тормышка ашыру белән туры янаулар һәм башкалар илнең милли хәвефсезлеге өчен реаль хәвеф булып тора.

Шуңа күрә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору проблемасы – дәүләт дәрәҗәсендә хәвефсезлекне булдыруда иң мөһим бурычларның берсе. Экстремизм күренешләренең милли һәм дини толерантлык дәрәҗәсе белән тыгыз бәйләнгән булуы турында да онытырга кирәкми.

Бакалы районы элек-электән күпмилләтле район булды. Районда яшәүче төрле халык вәкилләренең милли йолаларга, традицияләргә, дини карашларга түземле мөнәсәбәтләр барлыкка китерү буенча чаралар даими күрелә. Яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты террорчылык һәм экстремизм идеологиясен профилактикалау буенча эш алып бара. Белем бирү учреждениеләре укучылары белән тематик лекцияләр, «түгәрәк өстәл»ләр, әңгәмәләр үткәрелә. Террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору, аны профилактикалау – яшьләр белән эшләү юнәлешләренең берсе.
Читайте нас: