Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 Май 2018, 13:26

Нәтиҗәләрне бетерүгә караганда, кисәтү җиңелрәк

Террорчылык хәзерге заманның иң куркыныч проблемаларының берсенә әйләнде.

Террорчылык хәзерге заманның иң куркыныч проблемаларының берсенә әйләнде. Кызганычка каршы, Русия аның иң нык агрессив күренешләре белән очрашкан илләр исәбенә керде. Шуңа күрә соңгы елларда илдә террорчылыкны кисәтү һәм аңа каршы торуның нәтиҗәле системасын булдыру буенча чаралар күрелде. Русия Федерациясендә террорчылыкка каршы тору максаты - шәхесне, җәмгыятьне һәм дәүләтне террорчылык белән янаудан һәм аның күренешләреннән яклау.
Террорчылыкны профилактикалау безнең илдә өч юнәлеш буенча тормышка ашырыла. Алар - террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә системалы нигездә каршы торуны оештыру һәм тормышка ашыру; террорчылык максатларында кулга төшерелергә ихтимал потенциаль объектларның террорчылыкка каршы якланганлыгын камилләштерү; террорчылыкка каршы торуга булышлык итүче административ һәм хокукый режимнарның күзәтелүенә контрольне көчәйтү.

Террорчылык идеологиясенә каршы тору үз эченә җәмгыятьтә дәүләтнең социаль һәм сәяси институтларын тамырдан үзгәртүгә юнәлгән фикерләрне, идея-ләрне, мотивларны кисәтү буенча оештыру, социаль-сәяси, мәгълүмати-пропагандистик чаралар комплексын ала.
Террорчылар кулга төшерергә ихтимал потенциаль объектлар сыйфатында физик һәм юридик шәхесләр, кешеләрнең күмәк булу урыннары, күчемсез милек, инфраструктура, транспорт объектлары, тормышны тәэмин итү, коммуникацион һәм мәгъ-лүмат челтәрләре карала ала.
Җәмәгать мохитендә террорчылык һәм экстремистик күренешләр белән көрәшнең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып аларны профилактикалау тора. Мондый профилактикалау эшен яшьләр мохитендә үткәрү аеруча мөһим, чөнки нәкъ бу төркем төрле антисоциаль һәм криминаль төркемнәрнең начар йогынтысына бирешүчән. Яшьләрнең социаль һәм матди якланганлыгы аларның бәяләүдә һәм фикерләүдәге максимализмы, психологик өлгереп җитмәүләре, чит кеше фикеренә шактый бәйле булулары - яшьләр арасында радикаль идеяләрнең җиңел таралу мөмкинлеген бирүче берничә сәбәп.
Һичсүзсез, яшьләр арасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауны үткәрү мондый күренешләрнең нәтиҗәләрен бетерүгә караганда күпкә отышлырак. Яшьләр мохитендә радикаль чагылышларны киметү өчен яшьләр мохитендә хокукый мәдәниятне формалаштыру кебек чаралар кулланыла. Моңа тәрбия һәм белем бирүдә юридик өлешне шактый киңәйтү дә булышлык итә.

Яшьләргә милләткә, дингә, социаль һәм милек дәрәҗәсенә һәм башка хәл-шартларга бәйсез рәвештә түземле мөнәсәбәт тәрбияләргә, нинди дә булса шартларга карамастан, барлык кешеләрне дә хөрмәт итәргә кирәк дигән фикерне балачактан салып куярга кирәк.
Яшьләрнең ялын һәм буш вакытын камилләштерү, сәламәт яшәү рәвеше, спорт һәм физик культураны яшьләр мохитендә пропагандалау эшнең мөһим өлеше булып тора. Яшьләрнең социаль һәм матди якланганлыгы дәрәҗәсен арттыру, яшь белгечләргә эшкә урнашуда ярдәмләшү, алар өчен торак программаларын хуплау, шулай ук яшь кешеләргә дәүләтнең алар турында хәстәрлек күрүен һәм законга каршы гамәлләр кылу һәм террористлар һәм экстремистлардан матди средстволар алу кирәклеге булмавын аңларга ярдәм итәчәк.