+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 Май 2018, 11:40

Профилактика мөһим

Прокуратура районның белем бирү учреждениеләрендә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору турында законнарның үтәлешен тикшерде.

Прокуратура районның белем бирү учреждениеләрендә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору турында законнарның үтәлешен тикшерде.


Законда Русия Феде-рациясендә террорчылыкка каршы тору принципларының берсе кеше һәм гражданинның төп хокукларын һәм иреген тәэмин итү һәм яклау, террорчылыкны кисәтү чараларына өстенлек бирү икәнлеге күрсәтелгән.


Белем алучыларның сәламәтлеген саклау үз эченә аларның белем бирү учреждениесендә булган вакытта хәвефсезлеген тәэмин итүне ала, бу оешма компетенциясенә карый. Шул рәвешле, хокукка каршы булган төрле гамәлләрдән, шул исәптән террорчылык актларыннан яклау чаралары күрелергә тиеш.


Тикшерү белем бирү учреждениеләрендә, закон нормаларына каршы, тәрбияләнүчеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауны тәэмин итүгә юнәлтелгән җитәрлек чаралар үткәрелмәвен ачыклады, алар металл эзләгечләр (металл детекторлары) белән тәэмин ителмәгәннәр.


Белем бирү учреж-дениеләренең эшчәнлеген металл эзләгечләр (металл детекторлары) булмый торып тормышка ашыру террорчылыкка каршы якланганлык өлкәсендә гамәлдәге закон таләпләрен тулы күләмдә үтәүне тәэмин итми, гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян салу белән бәйле начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, билгеле бер даирә кешеләре, шул исәптән балигъ булмаганнар өчен, хәвефле шартлар булдыра, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен боза, чөнки белем бирү учреждениеләренә видеокүзәтү ярдәмендә яки башка чаралар ярдәмендә ачыклап булмаган салкын һәм утлы коралны һәм башка тыелган предметларны каршылыкларсыз алып керүгә булышлык итә.


Шуңа күрә металл эзләгечне (металл детекторын) белем бирү учреждениесенә керү урынына урнаштыру террорчылык юнәлешендәге җинаятьләрне кисәтү максатларында мәҗбүри һәм учреждениедә тәрбияләнүчеләрнең һәм аның хезмәткәрләренең гомере һәм сәламәтлеге хәвефсезлеген тәэмин итүче чара булып тора.


Металл эзләгечләрнең (металл детекторлары) булмавы белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең хәвефсез шартларда белем алуга, тәрбияләнүчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең гомере һәм сәләмәтлеге саклануны тәэмин итүче билгеләнгән нормаларга ярашлы шартларда тотуга хокукларын шактый кысрыклый.


Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге өлкәдә ачыкланган закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Прокурор йогынтысының әлеге актын үтәү нәтиҗәләре прокуратура контролендә тора.

Район хакимиятенә мөрә-җәгать итәбез: террорчылык һәм экстремистик гамәлләр ачыкланган очракта прокуратурага хәбәр итәргә кирәк. Һәр факт буенча тиешле принципаль бәя биреләчәк.


Читайте нас: