+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 декабрь 2018, 12:03

Авылга игелек

“Авылга игелек” бөтенрусия акциясе кысаларында Яңа Әлмәт фельдшерлык пунктында Туймазы медицина колледжы белән берлектә халык белән очрашу һәм участок табиб-терапевты кабул итүе булды. Җыелучылар алдында медицина колледжы директоры Р.Н.Сәгыйтов, Бакалы район үзәк дәваханәсе баш табибының халыкны медицина хезмәтләндерүе буенча урынбасары Т.Х.Сәмигуллина чыгыш ясады.

Фельдшерлык пунктында авылның һәр кешесе кандагы шикәр дәрәҗәсенә экспресс-тест үтә, буен, авырлыгын, артериаль кан басымын үлчи, ЭКГ үтә, табиб-терапевт консультациясе ала алды. Җыелучыларның барысын район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре шифалы үлән чәе белән сыйладылар.
Район дәваханәсе белгечләре белән бергә авыл кешеләренә консультацияне волонтёр-медиклар да бирделәр. Туймазы медицина колледжының 4нче курсы студентлары Гүзәл Гыймаева һәм Миләүшә Исмәгыйлова акциядә актив катнаштылар, сәламәт яшәү рәвеше турында белешмәлекләр тараттылар, килүчеләрнең буйларын, авырлыкларын, артериаль кан басымын үлчәделәр. Кызларның икесе дә безнең районнан. Гүзәл - Камышлытамактан, Миләүшә - Урманайдан. Быел алар укуларын тәмамлыйлар, туган районга эшкә кайту ниятләре бар.
- Безгә, булачак фельдшерларга, “Авылга игелек” бөтенрусия акциясе үткәрү идеясе ошады, Бу файдалы булу гына түгел, бәлки авылдагы сәламәтлек саклауны эчтән күрдек. Акциянең максаты - медицина ярдәменең кулайлыгын арттыру өчен шартларны яхшырту. Һәм без шушы акциядә шатланып катнашабыз, - дип билгеләделәр студентлар.
Авыл кешеләре дә кабул ителүгә шатланып килделәр. Мәсәлән, Р.Р.Бадыйковның бу көнне кан басымын үлчәделәр, кардиограмма эшләделәр. Пенсионерның кан басымы югары булуы ачыклангач, аңа дару тәкъдим иттеләр. Рәшит Рәисович кабул иткәннәре өчен табибларга, урындагы фельдшер Раушания Галимҗановна Миргалимовага рәхмәт әйтте. Ул Яңа Әлмәт һәм Зирекле авылларын, барысы 143 кешене, хезмәтләндерә. Бу вазыйфада 16 ел эшли, 36 ел медицина стажы бар.
Ралена БАҺАВЕТДИНОВА, оештыру-методика кабинеты фельдшеры.
Читайте нас: