+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 декабрь 2018, 11:17

«Михайловское» эшен яхшырта алырмы?

Ике елга якын вакыт дәвамында “Михайловское” җәмгыятендә эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча производство күрсәткечләре кинәт начарайды. Михайловкалыларга динамиканы яхшыртуда ярдәм итү өчен район җитәкчеләре хуҗалыкка гади эшчәннәр, җәмгыять җитәкчелеге белән очрашуга бардылар.

Ике елга якын вакыт дәвамында “Михайловское” җәмгыятендә эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча производство күрсәткечләре кинәт начарайды. Михайловкалыларга динамиканы яхшыртуда ярдәм итү өчен район җитәкчеләре хуҗалыкка гади эшчәннәр, җәмгыять җитәкчелеге белән очрашуга бардылар.
Зал тулы иде, һәм бу шатландырды, димәк, авылда ваемсыз булмаган кешеләр күп. Барысын да хуҗалыкның киләчәге кызыксындырды.
Район хакимияте башлыгы урынбасары - авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Р.Җ.Солтановның чыгышыннан хуҗалыкның үсемлекчелек продукциясе җитештерүне барлык күрсәткечләр буенча киметүе аңлашылды. Мондый хәлнең сәбәбен Рөстәм Җәмигънурович идарә итүнең нәтиҗәсезлегендә күрә. Ул түбәндәге саннарны һәм фактларны әйтте. Быел уңышны күпкә азрак алганнар, ә чәчү җирләренең өлеше 30 процентка кыскарган. Терлекчелектә дә хәл начар. Сөтне узган елгы дәрәҗәдән 1513 центнерга кимрәк җитештергәннәр. Һәм бу 11 айда савым көтүенең баш санын 90 сыерга киметүгә юл куелганлыктан. Барлык малларны югалту да ерак тормый.
Шул ук вакытта хуҗалык җитәкчесе Д.К.Йосыпов хуҗалык-техник уңыш-сызлыкларда элекке җитәкчелекне гаепли, элекке милекчеләрдән аңа миллионлаган сум бурыч һәм буш амбарлар калган, хәтта язын басуларга чәчәргә орлык булмаган. Дилшод Кахраманджанович үз адресына тәнкыйтьне кабул итте, әмма шул ук вакытта хуҗалыкның зур булмаган, әмма ышанычлы адымнар белән алга баруын да ассызыкларга теләде.
- Иң мөһиме, безгә кредитларның һәм бурычларның зур өлешен бетерү мөмкин булды, - диде ул.
Әмма район хакимияте башлыгының беренче урынбасары – финанс идарәсе начальнигы Ю.С.Зыязетдинов эшкә мондый карашны перспективасыз дип атады, бу күңелсез нәтиҗәләргә китерергә – хуҗалык таркалырга мөмкин. - Хәлне ашыгыч рәвештә тотрыклыландырырга, продукция җитештерү күләмнәрен арттырырга кирәк, - дип билгеләде ул.
Шул ук вакытта Михайловка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы А.Б.Оленников “Михайловское” җәмгыятенең Михайловка авыл Советында хуҗалык итүче бердәнбер субъект булуын таный. “Безне җәмгыятьнең алга таба һәм уңышлы үсеше кызыксындыра, чөнки аның булуы халыкның тормышын шактый җиңеләйтә. Авыл хуҗалыгы көче белән кышкы вакытта юлларны кардан тазарту, халык терлекләрен ашлык фуражы, азык белән тәэмин итү башкарыла”, - дип билгеләде Андрей Васильевич.
Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреевның тәкъдимнәре тәнкыйтьчел һәм анык булды. Аерып алганда, Александр Георгиевич михайловкалылар әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесен саклап калырга телиләр икән, һәр эшчән өчен җаваплылык зонасын билгеләүдән башка бүген башка юлның булмавын билгеләде. Начар күренешләргә, барыннан да элек, бөтен коллективның анык һәм бердәм эшен каршы куярга, хезмәт дисциплинасын ныгытырга, бар җирдә һәм бар нәрсәдә тәртип булдырырга кирәк. «Чөнки моңа хуҗалыкның иминлеге генә түгел, бәлки гаиләләрегезнең иминлеге дә бәйле», - диде ул.
Район башлыгы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә һәм үзенең урынбасарларына хуҗалыкның производство эшчәнлеген үзгәртүдә һәм яхшыртуда булышлык итү буенча төркем булдыруны йөкләде һәм бер айдан соң шундый составта кабат очрашырга тәкъдим итте.
Бу көнне сүз “Михайловское” җәм-гыятенең производство мәсьәләләрен хәл итү турында гына түгел, бәлки авыл халкының проблемалары да тыңланды. Әлбәттә, кешеләрне барыннан да күбрәк социаль мәсьәләләр борчыды, алар сәламәтлек саклау, начар юллар, биләмәдә яхшы мобиль элемтә, Орловка һәм Буденновец авылларында интернет булмау проблемаларын күтәрделәр. Аларның барысын берьюлы хәл итү мөмкин түгел. Әмма Александр Георгиевич авылда яшәүчеләрнең проблемалары хәл ителми калмаячагына ышандырды, алар тиешле хезмәтләр җитәкчеләре тарафыннан контрольгә алынды һәм аларның хәл ителүе район власте эшчәнлегенең беренче чираттагы бурычлары исәбендә булачак. Киләсе елда Михайловка юнәлешендә юлны ремонтлау буенча күләмле эшләр планлаштырыла.
Илсур ӘНГАМОВ.
Читайте нас: